Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Көзге бодайның яртысын җыеп алдылар

    “Востокзернопродукт”ның “Тахталы” отряды елның елында игенчелектә уңышлы эшләп килә. Бер елны тахталылылар бөртек өчен кукуруздан гектардан уртача 100 әр центнер уңыш алганнар иде. Быел Тахталы басуларында игеннәр нинди хәлдә соң?

    Реклама

    Без отряд кырларында эшләүче комбайнчылар янында булып кайттык. 
    “Тахталы” хуҗалыгы белән озак еллар уңышлы җитәкчелек иткән Равил Гатин күптән түгел лаеклы ялга китте. Аңа алмашка югары белемле яшь белгеч Артем Калсанов килде. 
    Артем белән без комбайннар эшләгән бодай басуында очраштык.
    –Бу отрядның иң әйбәт кырлары. Күп булмаса да, монда яңгыр да яугалады. Әнә бодайның сабагы да биредә билдән, башаклары да эре. Бу басудан без һәр гектардан 34 әр центнер уңыш алып барабыз. Дөрес, 30-32 центнер чыккан мәйданнар да булды,–ди Артем Валентинович. 
    Монда көзге бодайны турыдан-туры суктыруда тугыз комбайн эшли. Комбайн паркы шактый карт икән шул. Иртән матур гына эшкә керешкән кыр корабларының икесе инде туктап калган. Бу безгә комбайнчылар белән сөйләшеп алырга форсат булды. Сергей Сидоров белән әңгәмә корабыз. 
    –Минем комбайн 15 еллык инде. Ул үзе нык, таза техника. Әмма урактан уракка ватылулары да арта бара. Менә чапкыч валының шөрепләре өзелеп чыкты. Яңа шөреп белән янә беркетеп кенә куяр идем дә, валы кәкрәйгән. Тимерчегә алып кайтып турайтып килергә инде,–ди Сергей кулындагы тимер узелны күрсәтеп.
    Арырак туктаган икенче комбайн янына барабыз. Аны Ташбилге егете Алмаз Гатауллин иярли. Алмаз “Востокзернопродукт”та беренче ел комбайн штурвалы артында.
    –Салам тыгылып кына туктадым. Чистартып бетерәм инде. Әлегә ватылганым юк. Бу комбайн 2003 елдан бирле уракта. Чит илдә җитештерелгән бит, таза. Кабинасында кондиционер да, башка уңайлыклар да бар, кызу түгел, эшләргә җайлы. Өйдән иртәнге 6 да китәм, кич 10 да кайтам. Өч балам мин киткәндә йоклап калалар, кайтканда инде янә яткан булалар. Урак өсте бит, хатыным Эльвира мине аңлый. Йорт эшләре гел аның өстендә инде,–ди Алмаз. 
    Алмазга ярдәмгә туктаган Азат Хисмәтов белән дә берничә сүз алыштык.
    –Минем комбайнга да 15 яшь. Техникага игътибар, кайгырту булса, эшли ул. Урып-җыю тәмамлангач МТЗ-82 тракторында хезмәт куям. Һәрчак техника тирәсендә булгач, кайсы узелы кайчан сафтан чыгасын сизеп-белеп торасың,–ди Азат. 
    Отряд җитәкчесе Артем Калсанов та югары белемле инженер-механик. Ул комбайнчыларның беренче ярдәмчесе, киңәшчесе. Үзе дә Казан аграр университетында белем алганда каникул вакытларында комбайн штурвалы артында басуда хезмәт куйган кеше.
    –Мин эшләгән “Мега-208” комбайнында хәзер әтием Валентин Петрович ашлык суктыра. Бу техникага 19 ел инде. Әле дә ышанычлы хезмәт итә, –ди Артем.
    Әнә арырак сары төстәге ике “Нью-Холланд” комбайны игеннәрне суктырып киләләр.
    –Безнең алдынгы комбайнчылар Юрий Севрикеев һәм Николай Солодовников болар. Юрий Николаевич – ветеран механизатор, алты дистәне тутырса да, яшьләрдән калышмый җитез эшли,–дип тәҗрибәле уңган игенчеләргә ихтирам белән сөйли отряд җитәкчесе Артем Калсанов. 
    Тахталы басуларыннан ашлыкны Базарлы Матак элеваторына ташучы шофер егетләр дә бик өлгерләр. Алар барысы да шәхси КамАЗлары белән эшли. Марсель Закиров, Фәнис Шәфигуллин, Игорь Лукоянов, Сергей  Акинов комбайннар бункерлары тулып басып тормасыннар өчен тырышып хезмәт куялар. 
    Кырда су цистерналы прицеп белән Владимир Барабанов кизү тора. Механизаторларны басуда тукландыру да оештырылган. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: