Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан авыр хәлдәге бер авыруны Чистайга озатканнар

    Татарстанга коронавирус чиренең “омикрон” штаммы килеп җитте.

      Анысын белгечләр алдагыларыннан күпкә йогышлырак, вирус эләктерүчеләр аның белән күпкә авыр чирлиләр дип аңлаталар.

     

    Татарстанда коронавирус чирен йоктыручылар саны 2-3 тапкыр артты. Хәзер республикада тәүлек саен 200 дән артык кеше чирләп китә башлады.

    Районда да чирләүчеләр күбәйгән. Бу турыда коронавирус чиренә каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында баш табиб Светлана Одушкина әйтте.

    –Ковид чире чыкканнан бирле без аның белән авырган 54 кешене югалттык. Алар барысы да прививка ясатмаган иделәр. Хәзер безнең йогышлы чирләр бүлегендә 8 кеше дәвалана, бик авыр хәлдәге бер авыруны Чистайга, икесен Алексеевск госпиталенә озаттык. Тагын ике кеше кислородка тоташтырылган хәлдә бездә дәвалана,–диде ул.

    Район башлыгы Александр Никошин  әлкилеләрнең күпчелеге ковидтан привика ясатты инде, диде. Хәзер аларга ревакцинация турында кайгыртырга  кирәк дип ассызыклады ул.

    Ревакцинацияне медицина хезмәткәрләре бик актив үткән. Шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар күпләп кабат привика ясатканнар. Әйтик, мәктәпләрдә эшләүчеләрнең инде 68 проценты ревакцинация узарга өлгергәннәр.

    Реклама

    Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева әйтүенә караганда, гыйнвар аенда гына да 112 укытучы яңадан вакцина кадаткан.

    Йогышлы чир бигрәк тә хроник авырулы, олы яшьтәге кешеләр өчен куркыныч. Шуңа да 60 яшьтән өлкәннәргә кичекмәстән үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртып, вакцина кадату мөһим.

    Ә кемнәр  моны ярты ел элек эшләгән, инде хәзер ревакцинация узу турында уйлансыннар иде.  Әле өлкәннәр арасында бер тапкыр да прививка ясатмаучылар шактый. Әйтик, Базарлы Матакта шундый 363 кеше калган.

    Поликлиникада, фельдшер пунктларында вакцина һәрчак бар. Медицина хезмәткәрләре прививканы теләге булганнарга өйгә килеп тә ясыйлар.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: