Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагерена танылган режиссер Нәсүр Юрушбаев килде

Базарлы Матактагы “Яшь имәннәр” балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләр белән гадәти булмаган очрашу булды. 

Бирегә продюсер Нәсүр Юрушбаев килгән иде. Ул балаларга “Авторучка” дип исемләнгән  нәфис фильмын күрсәтергә уйлаган. Әлеге фильм 72 минут барды. Ял итүче кыз-малайлар аны бик кызыксынып, тып-тын калып карадылар. Бу кинода 1969 ел вакыйгасы сурәтләнә. Балаларга бигрәк тә кызык булды – фильм төшерүдә алар кебек укучылар катнашкан бит. 
Фильмның тәрбияви роле дә югары. Монда кеше әйберен улау зур хурлык булуы сурәтләнә. Шулай ук олыларны, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннарын  хөрмәтләү идеясе сугарылган. 1969 елда агач мәктәпләр пионер галстугы таккан балалар, ачылмалы парталар, быргы-барабан, каләм белән язулар, балаларга гаҗәп булды. Фильмны карагач, шул тема буенча да кызыксынып сораулар бирделәр.
Фильмдагы артистлар – Казандагы бер гимназия укучылары. Ә иске мәктәпне  Мари Иле республикасының бер авылында тапканнар. 
Киноны кырыклап бала карады, ахырдан сорау бирергә мөмкин иде.
Балалар продюсер Нәсүр Юрушбаев турында да сорашты. 
– Тагын нинди киноларыгыз бар сезнең? 
– 2002 елдан бирле төрле фильмнар төшерү белән шөгыльләнәм. 20дән артып китә. Аларның исемнәре сезгә берни турында сөйләми. Темаларына килсәк, күбрәк тарихи юнәлеш сайланды. Шулай ук кызыклы хезмәт кешеләре белән документаль фильмнарым күп. 
– Кино төшерергә темаларны каян аласыз?
– Олылар башына да җитмәгән бик әйбәт сорау бирдегез. Фильм төшергәндә иң мөһиме, кешеләр өчен кызык тема табып, сценарий язу. Бу бөтен дөнья киноиндустриясе өчен шулай. Менә сез бөек шагыйрь Муса Җәлилне беләсездер. Мин Германиядә озак еллар яшәгәндә җәлилчеләрне җәзалаган төрмәдә булдым. Шунда эшләүчеләр миңа алар тормышыннан беркая да язылмаган бик кызыклы фактлар бирделәр. Аны сценарий итеп хәзерләдем. Акча мәсьәләсе хәл ителсә, фильм да төшерергә хыялланам.
– Ә сез ничек Германиягә барып эләктегез?
– Үзем Пермь якларыннан, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым. Шул елларда бер немец кызы белән гаилә кордык. Аның белән Германиядә яши башладык. Җәмгысы 30 елга якын Германиядә яшәлде. 
– Ә анда нәрсәләр белән шөгыльләндегез соң? 
– Башта немец телен әйбәт өйрәнгәнче, экскаваторчы, таксист булдым. Аннан чит телне камил итеп өйрәнгәч, Лейпциг телевидение операторы булдым. Бер үк вакытта үзем үк журналистлар эшен дә башкарып, сюжетлар хәзерли идем.
–  Ә бер киноны күпме вакыт төшерергә кирәк? 
– Төрле фильмны төшерү өчен төрле вакыт озынлыгы кирәк. Әйтик, кайбер сериалны көнгә ике серия төшерәләр. Ә кайбер киноның 7 секунд сюжеты өчен көне буе эшләргә кирәк. Күп вакыт сарыф ителгәне, минемчә, күпкә сыйфатлы. 
– Без караган кинога балаларны ничек сайладыгыз соң? 
– Фильм хәзерләгәндә, кастинг оештырыла. Ул сайлап алу була. Мин балаларның төс-кыяфәте фильмга туры килүдән тыш, аларның татарча камил белүенә игътибар иттем. Кызганыч, укучылар арасында матур татарча сөйләшүчеләр азрак. 
– Ә сезнең нинди шөгыльләрегез, хоббилар бар? 
– Мин бик күп музыкаль уен коралларында уйныйм. Бигрәк тә гитарада. Шигырьләр, җырлар язам. Немец телендә дә җырлар иҗат иттем. Берничә китабым чыкты. Лейпцигта бер мәктәпкә барып, кырык укучыдан “Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?” дигән темага инша яздырдым. Аннан Уралга кайтып, бер лицейда шул ук темага инша яздырдым. Немец телендәгесен – руска, рус телендәгесен немецчага тәрҗемә итеп, китап чыгардым. Ул китап бөтен дөньяга таралды. Архивларда эзләнергә яратам. 
– Нәсүр абый, сезнең миллион сум акчагыз булса, нишләр идегез? 
 – Минем миллион, яисә күбрәк тә акчам булса, берәр фильм төшерү идеясен тормышка ашырыр идем. 
–    “Авторучка” фильмы  сезгә ошадымы? – дип, мин дә кызыксындым.
– Бик ошады, ул заманда балалар башкачарак булган, шуңа да бик кызык. 
– Балалар, мин сезне бик ошаттым. Минемчә, авыл балалары мәрхәмәтлерәк, тәртиплерәк. Авыллардан күбрәк язучылар, зур җитәкчеләр чыга. Сезгә дә хыялларыгызның киләчәктә тормышка ашуын телим. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев