Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мирсәет Сөнгатуллин Әлки ягын сагынып яши

    Әлки ягында туып үсеп, республикада, районда танылуга ирешкән якташларыбыз исемнәрен атаганда беренчеләрдән булып Мирсәет Сөнгатуллинны искә төшерәбез.

      Чөнки Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемнәргә лаек җырчының даны татар дөньясына киң таралган.
    Мирсәет Сөнгатуллин белән беренче чиратта, билгеле, якташыбыз булган өчен горурланам. Әмма аңа карата мөнәсәбәтем тагын да җылырак, чөнки менә 40 елга якын инде безне дуслык җепләре бәйләп тора. 
    Якташым белән танышып киткән көнне әле дә яхшы хәтерлим. Казан университетында укып йөрим. Иптәшләрем арасында безнең як егете – Татар Борнаеннан Мингазиз Сөнгатуллин да бар иде. Бер шимбәдә ул: “Абый янына барам әле мин”,–дип каядыр җыена башлады. 
    –Абыең кем соң?–дигән соравыма:
    –Ул да студент, консерваториядә укый, җырчы булырга җыена,–дип җавап бирде Мингазиз. 
    –Мин дә барыйм әле, абыең белән таныштырырсың,–дип иптәшемә иярдем. 
    Мирсәет абый Казанның Иптәшләр урамындагы тулай торакта яши иде. Безнең университет тулай торагыннан ерак түгел, шуңа күрә кунакка җәяүләп кенә киттек. 
    Якташыбызның бүлмәсе ишеген шакыйбыз. Ишек ачылып та китте, безне буе түшәмгә ашкан егет каршы да алды. Булачак җырчы шушы икән инде.
    Мин беркатлылыгым белән консерваториядә бары опера җырчыларын гына әзерлиләр дип белә идем. Мирсәет абый белән сөйләшә башлагач, аның бик яратып халык җырларын башкаруын аңладым. Шулай да якташымнан берәр операдан ария җырлап күрсәтүен сорадым. Ул ялындырып тормады, көчле тавышы белән җырлап та җибәрде. Мондый киң тавышны ишетеп сагаеп та калдым, егеттән сорадым:
    –Күршеләрегез болай кычкырып җырлаганыгызга ризасызлык белдермиләрме соң?
    –Күршедә сезнең укытучыгыз Галимҗан Гыйльманов гаиләсе белән яши. Ачуланмыйлар, сүз әйтмиләр, бүлмәдә репетиция ясавыма күнектеләр бугай инде,–дип елмайды ул. 
    Казанда укып йөргән елларында район газетасы “Коммунизм юлы” белән хезмәттәшлек итә, мәкаләләр язып, аның битләрендә бастыра идем. Якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин турындагы мәкаләм дә шунда дөнья күрде. Аны язуга нәкъ менә беренче очрашуыбыз этәрде дә инде. Ул вакытта якташыбыз консерваториянең соңгы курсларында укый, чыгышлары еш кына радиодан яңгырый, аны инде телевизордан да күрсәтә иделәр. 
    Шушы көнне башланган дуслыгыбыз еллар үткән саен ныгый гына барды. Соңрак үзем эшләгән   “Әлки хәбәрләре” район газетасында үткәрелгән бәйрәмнәргә, юбилейларга чакыра идем аны. Эш графигы никадәр тыгыз булмасын, ул һәрчак чакыруларны кабул итте, бәйрәмнәребездә катнашмый калмады. Юбилейда катнашучыларга бүләк итеп бер дә ялындырмыйча җырлый да иде.
    Шундый тантаналарның берсенә улы Алмаз белән кайтты ул. Шунда егетнең әтисе юлыннан китүен, Мәскәү консерваториясендә укуын белеп калдык. Кунакларны таң калдырып Алмаз бик оста итеп ниндидер операдан ария башкарган иде. Хәзер инде Алмаз - исеме күпләргә таныш артист, Мәскәүнең Зур концертлар залында еш кына чыгыш ясый. 
    Мирсәет абый үзебезнең Әлки ягын, дөньяга килгән, үскән авылын яратып, сагынып яши. Телефоннан сөйләшәбезме, очрашып гапләшәбезме, һәрчак районда нинди яңалыклар барын сораша ул. Кечкенә яңалыкмы, зур әһәмияткә иялесеме - барыбер, җырчы өчен кызык, мөһим алар. 
    Әтисе исән чакта (әнисе алданрак вафат булган иде) туган авылы Татар Борнаена еш кайтып йөрде Мирсәет абый. Һәр кайтуында редакциягә керми калмас иде. 
    Аның белән аралашу үзе бер рәхәт. Эчкерсез, беркайчан кешегә карата үпкә, ачу сакламас... Шундыйлар күңелне тартып тора бит. Кемне булса да әрлисе килгәндә дә: “Әйтмәгән саен!”–дип кенә куя иде якташыбыз. 
    Бервакыт шулай Мирсәет абыйга: «Сез Әлки районының Илһамы», дигән идем. Ул исә:
    –Тавышым Илһам абый Шакировныкына охшаган өчен яратмаучылар да бар мине. Янәсе, Илһам татарда бер генә булырга тиеш,–дип көрсенеп куйды. 
    Мин исә бөек Илһамга охшый, аны күпмедер дәрәҗәдә кабатлый алу артист өчен зур дәрәҗә, осталык билгесе дип уйлыйм...
    Соңгы вакытта Мирсәет Сөнгатуллин юбилеен үткәрергә әзерләнеп йөри. Дөрес, 70 яшен тутырырга бераз вакыт бар әле. Бу аның бөтен нәрсәгә җаваплы каравы, теләсә нинди эшне югары дәрәҗәдә башкарырга гадәтләнгән булуыннан киләдер. Ә мин: “Картаерга ашыкма әле, якташ, җырларың белән халкыңны озак еллар сөендер!” дип әйтер идем аңа... 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: