Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының Карамалы авылынннан Равил Камалов үз гаражында музей ачкан

Кадерле якташлар! Мин Әлки районының Карамалы авылында туып үстем.

Дөньяга килгәндә, Бөек Ватан сугышы тәмамланып, биш кенә ел үткән була. Балачагымдагы ипинең тәмен җитмеш яшь тулгач та искә төшерәм. Авылыбыз кешеләренең тырышлыгы бүген дә күз алдымда. 
Казан авиация институтында укыдым, ЭВМ заводында дүрт ел мастер булып эшләдем, аннан соң ике ел офицер булып армиядә хезмәт иттем. Армиядән соң Казан районнарының берсендә башкарма комитетта, партиянең район комитетында һәм башка күп кенә  җитәкче урыннарда эшләдем.
Бүген ялда, кырык ике еллык стаж белән, дәүләт тарафыннан бирелгән уртача пенсия алып, Казаннан ерак түгел Лаеш районының  Комлы Кавал дигән авылында яшәп ятабыз. Балачактан эшләп үскәнгә, ялга чыктым дип, эшсез утырып буламыни? Беренче адым буларак, мәчеткә гарәпчә укырга өйрәнергә йөри башладым. Күңелгә ошап китте. Коръән укырга, намазга өйрәндем, мәчеттә хәзрәт булмаганда, аны да алыштырырга туры килгәли. Аллаһ Тәгаләмнең рәхмәте белән Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләрендә кече хаҗда булып кайттым. «Әл-Хәрам» һәм «Ән-Нәби» мәчетләрендә намаз укып, биш көн буена Кәгъбә тирәли тәваф кылып кайткан тәэсирләр белән, үзебез яши торган йортның капкасына дуга формасында арка куйдым. Аны мөселманнар архитектурасына туры килә торган бизәкләр беркетеп матурладым. Быел 27 май көнне 12 сәгать 18 минутта арканың иң биек ноктасына, кыйблага каратып, алтын төсендәге ярымай беркеттек. Авылда яши торган мөселманнар, Лаеш районы вәкилләре, телевидение, газета хәбәрчеләре бу вакыйганың шаһиты булдылар. Моның хикмәте шунда: кояш елга бер мәртәбә, югарыда күрсәткән вакытта, нәкъ Кәгъбә өстендә була һәм шушы минутларда аның шәүләсе югала, ә җир шарының теләсә нинди ноктасындагы шәүлә төп-төгәл кыйбланың юнәлешен күрсәтә. 
Олыгая барган саен яшь вакытлар, ул еллардагы авыл тормышы, шәһәр халкының яшәү рәвешләре ешрак искә төшә икән. Төгәл әйтүе кыен, бәлки, шул этәргеч булгандыр, мин элеккеге заманнардагы көнкүреш әйберләрен туплый башладым.        2018 елның 9 май көнендә гараж белән берләштерелгән бинада музей ачып җибәрдем. Ачылу тантаналы шартларда үтте. Анда Җиңү бәйрәменә багышланган митингтан чыккан авыл кешеләре, дуслар, танышлар катнашты. 
Музей ишегеннән килеп кергәч тә, кунакларны хезмәт өстәле артына утырган, кулына телефон трубкасы тоткан сәркатип сыны каршы ала. Ул шул хәтле чынга охшаган, кергән кешеләрнең аның белән исәнләшми калганы бик сирәк. Бу сынны Казанның курчак театрында эшләттем. Күп музейларда чәй эчеп утыра торган әби белән бабайны куялар, ә мин, урын кысынкы булганга, өстәл артындагы сәркатипне сайладым. Моның бер кызык ягы бар: хатынымның, ун елга якын миндә эшләгән сәркатипнең һәм музейда экспонат ролен башкаручы сынның – барысының да исемнәре Наилә.
Экспонатлар - совет чоры әйберләре. Максатым – әлеге чорда яшәгәннәрне үткәннәргә алып кайту, ә хәзерге заман балаларына ул чакта кешеләр ничек гомер итүен  аңлату, күрсәтү. Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең ничек яшәвен белергә тиешләр.
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән музейдан кеше өзелми – мәктәп балалары килә, авыл халкы, кунаклар яратып йөри. Музейны караганнан соң, аларның күбесе ул заманнан калган әйберләрен тәкъдим итәләр. Һәрберсенең теләге – музейны баету, эчтәлеген киңәйтергә тырышу. Мәсәлән, шундыйлардан моннан йөз илле еллардан да элегрәк ясалган җиз самовар, тегү машинасы, ювелирлар куллана торган тәлинкәле үлчәү, шахтер лампалары – барысы да Германиядә җитештерелгән, «Буран», «Урал» дигән тузан суырткычлар, Арча районы Пошалым авылыннан бер сәүдәгәрнең стена сәгате, шул ук районнан Мәтәскә авылыннан чабагач, киле, Әгерҗе районы Көчек авылыннан йон эрли торган станок, гөбе, җилпуч, Норлат районы Кычытканлы авылыннан тукыма суга торган станок, үзем тирбәлеп үскән бишек, иләк, туры пычак, чалгы, чыбыркы һ.б.
Музейда моннан күп еллар элек чыгарылган тугыз төрле одеколон бар: « Тройной», «Русский лес», «Тет-а-тет», «Огуречный лосьон» һ.б. Шуларның «Шипр» дигәнен музейга килүчеләрнең һәрберсе иснәп карарга теләк белдерә. Искитәрлек, исни-исни  күләменең дә өчтән бергә якыны кимеде инде. 
Ул заманнарда да кешеләр вакытның кадерен белгәннәр, илледән артык  сәгатьләр булу шуның ачык бер мисалы булып тора. Барысы да үзебездә чыгарылган утыз ике төрле кулга тотып йөри торган радиоалгычлар, магнитофоннар урын алган.
Өченче сыйныфта укыганда мәктәптә фото түгәрәгенә йөргән идем һәм шунда карточка ясарга өйрәндем. Анда алган тәҗрибәнең гомер буена кирәге чыкты, кайда гына булсам да, үзем белән фотоаппарат йөрттем. Шуның нәтиҗәсе буларак, музейда төрле маркалы сигез фотоаппарат бар һәм карточка ясый торган барлык җайланмалар куелган – утыр да, үзең эшләп кара.
Укучылар бигрәк тә өйләрдә һәм мәктәпләрдә электр тогының булмавына ышанып бетә алмыйлар. Кул кыңгыравын барысының да шалтыратып карыйсы килә. Алар бигрәк тә үзем тал чыбыгыннан ясаган һәм берәр дистә итеп мунчала белән бәйләп куелган санау таякчыкларын исләре китеп карыйлар.
Төньяк хәрби-диңгез флотының вице-адмиралы үзе музейга килеп бүләк иткән әйберләр арасында Россиянең иң яңа су асты көймәсенең моделе дә бар. Олы кешеләрнең игътибарын социалистик хезмәттә алдынгы урын алган коллективларга бирелә торган вымпеллар, флаглар җәлеп итә.
Музейга килүчеләр бигрәк тә банкларда таушалган акчаларны, сувенир итеп чыгарыла торган, ваклап матур иттереп төрелгән, биш миллион һәм биш йөз меңлек акчаларны кызыксынып карыйлар. Берсендә укучылар шундый сорау бирделәр: «Абый, безгә бу акчаларны тотып карарга рөхсәт итегез әле. Без өйгә кайткач, бүген биш миллион акчаны кулда тоттык, ләкин ычкынып кына китте, дип әйтербез», - диләр.
Дөрес, туган авылымның өч кешесе бүләк итеп берничә әйбер тапшырды. Алар музейда билгеле бер урын алып торалар һәм кем тарафыннан тапшырылганы да язып куелган. Бүген музейда 760 тан артык төрле экспонат бар.
Сез, Равил абый нишләп безгә бу әйберләрне саный икән, мактанасы килә, ахры, дип уйлыйсыздыр. Бик яхшы танышым, уңышлы бизнесмен да миңа: « Сиңа нәрсәгә кирәк музей, ул бит керем бирми!» – дигән иде. Ә минемчә,  тормыш акчага гына корылмаган, җан рәхәте, әҗер-савап өчен дә кемдер хезмәт куярга тиеш бит.
Мин райондашларымны да үзем ясаган музейга чакырам. Урта, өлкән буын – совет заманы яшәешен искә төшерер, яшьләр әти-әнисе чорындагы көнкүреш предметлары белән танышыр иде.
Иң кызыклы экспонатлар белән районда уза торган төрле чараларда да рәхәтләнеп катнашыр идем.
Без әлкилеләрне уңганлык, тырышлык һәм бердәмлек берләштерә. Алга таба да дусларча яшәсәк иде.
Фото, видео  безнең сайтта.
Равил Камалов,
Карамалы-Комлы Ковал авыллары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев