Александр Колос: «Янгын сүндерүче физик яктан сәламәт, нык һәм чыдам булырга тиеш»
Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы зур булган бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр зур кыюлык һәм батырлыклар күрсәтә.
Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы зур булган бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр зур кыюлык һәм батырлыклар күрсәтә. Аларның эше физик көч куюны гына сорамый, ә теләсә нинди очракта тиз арада карарлар кабул итү һәм бергә эшли белүне таләп итә.
– Безнең районда янгын сүндерү-коткару гарнизоны оештырылган. Аның 14 бүлеге бар. Килеп чыгарга мөмкин булган янгынны тиз арада сүндерү һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итү өчен, җирле гарнизонның янгын сүндерү-коткару бүлекләрендә тәүлек саен 30 кеше кизү тора. Алар кулында янгын сүндергәндә кулланырга кирәкле 14 махсус техника һәм җайланмалар бар, – дип сөйләде 15 ел гомерен янгын сүндерү хезмәтенә багышлаган районның 105 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос.
Александр Александрович сүзләренә караганда, халыкны һәм аларның милке иминлеген янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән тәэмин итү – аларның төп бурычлары.
– Без янгыннарны сүндереп кенә калмыйбыз, ә мондый бәхетсезлекләрне булдырмау максатыннан, алдан кисәтү эшен башкарабыз. Халыкны куркынычсызлык кагыйдәләренә, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә – аварияләр һәм коткару эшен башкарганда, үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтәбез, – дип төгәллек кертте ул.
– Коллективыгыз турында берничә сүз әйтегез әле.
– Янгын сүндерүче физик яктан сәламәт, нык һәм чыдам булырга тиеш. Безнең коллективта нәкъ менә шундый кешеләр эшли. Эшкә яшьләр дә урнаша, ә ветераннар аларга үз тәҗрибә һәм гадәтләрен тапшыра. Тулаем алганда, безнең коллектив – бердәм команда. Хезмәткәрләрнең һәркайсы – ышанычлы кешеләр, ә безнең эштә бу аеруча мөһим.
Янгын бүлеге хезмәткәрләре үзләренә куелган бурычны намус белән үти. Чөнки анда каравыл җитәкчесе Альберт Зангиров, янгын сүндерүче Николай Королев, йөртүчеләр – Олег Юдаев, Валерий Леонтьев кебек үз эшләренең осталары эшли. Һәм башка хезмәткәрләрне дә бары мактап кына телгән алырга мөмкин.
– Сездә буш хезмәт урыннары бармы? Район янгын сүндерү бүлегенә ничек эшкә урнашырга мөмкин?
– Әйе, безгә хезмәткәрләр таләп ителә, һәм җаваплы, үз вазифаларына намус белән караучы кешеләрне без кабул итәргә әзер. Әгәр дә янгын сүндерү бүлегендә эшләү теләге бар икән, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әзерлеге төрле булган кешеләр – тәҗрибәле белгечләрдән башлап, яңа эшкә керешүчеләргә кадәр безгә килә ала.
– Шулай да аеруча нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?
– Кабатлап әйтәсем килә: безгә җаваплы һәм физик яктан нык кешеләр кирәк.
Янгын сүндерүчеләр ныклык һәм һөнәри осталыкта эшләү дәверендә күп тапкыр сынала. Кыюлык, ярдәмгә ташлану, фидакарьлек, башкалар кайгысына битараф булмау– гадәттән тыш хәл булган урынга теләсә кайчан чыгып китәргә һәрвакыт әзер булган янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә хас сыйфатлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев