Әлки районында янгында өй хуҗасы һәлак булды
18 декабрьдә Иске Алпар авылында шәсхи йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә, торак көлгә әйләнгән, хуҗа һәлак булган. Бәхеткә, бәла чыккан йорт янәшәсендәге башка корылмаларга зыян килмәгән.
Янгын сәбәбе – җылыту мичен кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов җылыту җайнланмасын кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәрен катгый үтәргә кирәклеген тагын бер искә төшерә. Ул җыйган милекне юкка чыгармау һәм кешегә үз гомерен куркыныч астына куймау мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев