Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Баганадагы электр чыбыгы өзелүе аркасында Әлки районында кипкән үлән янган

​​​​​​​Кояшлы җылы көннәрдә районда берничә мәртәбә кипкән үләнгә ут кабу очраклары булган.

 

Иске Алпар, Яңа Чаллы, Апак, Базарлы Матак авыллары тирәсендә шундый хәлләр күзәтелгән. Коры үлән янып китү кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында була. Әйтик,  сүндермәгән тәмәкене җиргә ташлау да яман нәтиҗә китереп чыгарырга мөмкин.

31 майда Татар Чиябашы авылы янында кипкән үлән янып китә. Дөрес, бу очракта электр чыбыгы “гаепле” була.

–Электрүткәргечләрнең кыска ялганышы, аларның өзелүе янгынга китергән. Безнең хезмәткәрләр сигнал алуга ук урынга килеп җиттеләр, электр чыганагын өзеп, утны сүндерделәр, ялкынга торак йортларга күчәргә ирек бирмәделәр,–дип хәбәр итте Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Радис  Инсапов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев