Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Базарлы Матакның шәхси йортында янгын чыга

1 февраль төнендә Базарлы Матакның шәхси йортында янгын чыга.

 Ут бүлмәләргә зыян китерә. Янгын чыгу турында шундук хәбәр ителгәнгә һәм янгынчыларның үз эшләрен белеп, тиз башкарулары нәтиҗәсендә утның зур колач алуына һәм җитди матди зыян китерүенә юл куелмый.

Янгынга китергән сәбәп – ут чыбыгында кыска ялганыш булу. Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов районыбызда янгыннар саны сизелерлек артуын (4 очрак) әйтә. Ә 2022 елның гыйнварында янгын чыгу очраклары бөтенләй булмаган. Мондый бәлаләрнең, нигездә, шәхси йортларда күзәтелүенә дә басым ясала.  Янгын чыгу нәтиҗәсендә, 3 шәхси йортка зыян килгән, 1 кеше һәлак булган.  Рәдис Инсапов халыктан көндәлек тормышта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен бик тә сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев