Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Базарлы Матактагы ​​​​​​​“Алинә” спорт залында өйрәнүләр үтте

​​​​​​​“Алинә” спорт залында янгын куркынычы туганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенә багышланган өйрәнүләр үтте. 

  Аны әлеге спорт залы, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе, район электр челтәре җитәкчелеге ярдәме белән Әлки янгын-коткару гарнизоны оештырды.

Өйрәнүләрнең масаты – янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышларын бәяләү,  коткару эше алып барганда дөрес фикер йөртә белүне, күнекмәләрне, пожар бүлекчәләренең тормыш- көнкүреш оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерү. 

Алдан уйланылган ният белән электр үткәргечтә кыска ялганыш нәтиҗәсендә янгын чыга. Бүлмә төтен белән тулу нәтиҗәсендә кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч туа. Моны аңлап алган хезмәткәрләр кешеләрне бинадан чыгара башлый. Алдан уйланылганча, башкалардан аерылып, төп чыгу юлыннан 30 метр ераклыкта бер кеше кала.  Әмма аны тиз арада “коткаралар”, табиблык ярдәме күрсәтәләр.

Өйрәнүләр тиешенчә үтә, спорт залы хезмәткәрләре үз бурычларын яхшы белә. Коткаручылар да сынатмый: эш таләбенә ярашлы рәвештә барысын да кыска вакытта башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев