Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Яңа Салман авылындгы шәхси йортта янгын чыкты

28 июльдә иртәнге сәгать 8дә Яңа Салман авылындгы шәхси йортта янгын чыкты.


Янгын сәбәпле, ут агач йортны һәм милекне көлгә әйләндеде.  Бәхеткә, һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Күрше йорт һәм корылмаларга уттан зыян килмәде. Янгын чыгуга китерүче сәбәп – өйдәге электр чыбыгында кыска ялганыш булу. 

Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, электр җайланмаларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозуга бәйле янгыннарның күбесе кыска ялганыш сәбәпле күзәтелә. Ә ул, үз чиратында, ут үткәргечләре һәм кабельләре тышы тузу һәм аларга механик зыян килү сәбәпле күзәтелә. Кыска ялганыш ул токның куәте йөзәр мең амперга арту белән бәйле. Бу исә кыска гына вакыт аралыгында үткәргечләрдә зур җылылык бүленүгә китерә, бу исә изоляциянең кызып, аңа ут кабуына сәбәп була. 

Мондый бәхетсезлек килеп чыкмасын өчен, үткәргечләрне борып кына тоташтырырга ярамый. Чөнки бу очракта тоташкан урындагы үткәргечләр тиз арада ычкына, бераздан бер-берсенә тиеп тормый башлый. Нәтиҗәдә, чаткы чыга, кыска ялганыш барлыкка килә. Үткәргечләрне эретеп ябыштыру, опрессовка, болт, винт ярдәмендә тоташтырырга рөхсәт ителә. Башка металл куллану юлы белән ябыштырып эретергә киңәш ителми, ул электроникага гына бара, куәтле үткәргечләр өчен кулланылмый. 

 

Моны да белергә кирәк: мәсәлән, ут үткәргечләрне яшереп калдырганда, мәсәлән, асылмалы түшәм астынан үткәргәндә, матераилның янучанлыгын исәпкә алып, билгеле бер таләпләрне үтәү мөһим. Мәсәлән, кабель ут кабарлык булмасын яисә ул кыска ялганыш вакытында эремәслек һәм билгеле бер калынлыктагы корыч торбада калдырылырга тиеш. 

Шулай ук онытмагыз: электрсаклагыч ул кечкенә, әмма иминлегегез өчен җавап бирә. Бары тик үзенә эшләргә мөминлек кенә бирегез – аны куәтлерәгенә яисә үзегез ясаганына алмаштырмагыз. Бу электр җайланмаларындагы  һәм өегездәге бар ут үткәргечләргә дә кагыла. Әгәр дә саклагыч еш сүнә икән, димәк, аның бу сигналын кабул итәргә, белгечне чакыртып, янгынга китерүче куркыныч кыска ялганыш чыгуын көтмичә,  үткәргечләрдәге, җайланмалардагы төзексез урыннарны ачыкларга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев