Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Юхмачы өлкәннәр һәм гарипләр интернат йортында планлы тикшерү үткәрелгән

Ноябрь аенда Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары бүлеге буенча инспектор Виталий Ярославлев Юхмачы өлкәннәр һәм гарипләр интернат йортында планлы тикшерү үткәргән.

 
Ул янгын чыгуга каршы кагыйдәләрне аңлаткан, беренчел янгын сүндерү кирәк-яраклары, автомат янгын сигнализациясенең төзеклеген тикшергән. Эвакуация үткәрелергә тиешле ишекләрдән чыгып булу мөмкинлеген, аларның эчтән ачылуын, янгын чыгу очрагы өчен бинаның тышкы ягында да урнаштырылган су сиптерү җайланмасының төзеклеген караган. Янгын чыгуны кисәтү буенча планлы тикшерүгә куелган бар таләпләр үтәлгән. 
Бар кисәтүләр һәм канун үтәлмәгән очраклар  Өлкәннәр һәм гарипләр интернат йорты директорына җиткерелгән. Ул исә кимчелекләрнең күбесен тикшерү барышында ук бетергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев