Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Ихтыярый янгын сүндерү бүлекчәләренең кышкы чорда ярдәмгә әзерлеге тикшерелде

Күптән түгел ихтыярый янгын сүндерү бүлекчәләренең кышкы чорда ярдәмгә әзерлеге тикшерелде.


 Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, 105 нче янгын-коткару бүлеге, ихтыярый янгын сүндерү командаларының бәхетсезлек очрагы өчен көйләнгән автомобильләрен карады. Әлеге бүлекчәләр районның авыл җирлекләрендә урнашкан. 
Тикшерү барышында техниканың кышкы чорда эшләргә әзерлеге мәсьәләсенә һәм шулай ук янгын сүндерү-техник җайланмаларының барысының да булуына игътибар бирелде. Аерым алганда, алар Борискино авылындагы янгын сүндерү командасын карады. Анда якташлары Азат Илгиз улы Мәҗитов ярдәме белән быел янгын сүндерү машинасы өчен җылы корылма төзелде. 
Авыл җирлекләренең ихтыярый янгын сүндерү командалары район авылларында янгын куркынычсызлыгы булдыруда үзләреннән зур өлеш кертә. Мәсәлән, янгын сүндерү командалары 2022 елда янгыннарга – 8, 2023 елда 10 тапкыр барган. Бәхетсезлек хәбәрен ишетеп, тиз арада килеп җиткәнлектән, җитди матди зыян салынуга һәм ут эчендә кешеләрнең һәлак булуына юл куелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев