Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Көннәр салкынайткач, шәхси йортларда янгын чыгу очраклары арта

Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, йортларда утын ягылучы мич булганда да, электр көкүреш җайланмалары, газ мичләре кулланганда да, үзеңнең куркынычсызлыгың турында уйланырга кирәк.

Көзге-кышкы чорда янгын чыгуга китергән иң еш күзәтелүче сәбәпләр: электр җылыткычлларны куллану кагыйдәләрен бозу һәм утын якканда, төзек булмаган мичләрдән файдалану. Шул сәбәпләр аркасында 2021 елда районыбызда 5 янгын чыккан. Нәтиҗәдә, ут торак йортны һәм ишегалды корылмаларын юк иткән, зур матди зыян салынган. 
Янгын чыкмасын өчен, яга башлаганчы, мичләрне һәм төтен юлларын яхшылап тикшерергә, корымнан чистартырга һәм, таләп ителсә, төзәтергә кирәк. 
Туңган җылылык һәм су торбаларын чыра кабызып эретмәгез, чормада да, подвалларда да моны эшләргә ярамый. 
Кечкенә балаларның мичләр кабызуына юл куймагыз. 
Мич алдында идәнгә 50х70 см зурлыгында калай кадаклагыз, анда утын һәм башка янып китә торган материаллар куймагыз. 
Мичкә якын итеп келәмнәр җәймәгез, җиһазлар куймагыз һәм башкалар.
Мичтәге утынны кабызу өчен, тиз арда кабынып китүче сыеклыклар кулланмагыз. 
Ут чыбыклары һәм электр җайланмалары төзек хәлдә булсын. Аларны алмаштырганда һәм ремонтлаганда, бары тик белгечләр ярдәменнән генә файдаланыгыз. 
Электр челтәрендә кыска ялганыш булмасын һәм аңа йөкләнеш төшмәсен өчен, бары тик завод җитештергән автоматлар һәм саклагычлар гына кулланыгыз. 
Электр җайланмаларын утка тоташтырганда, бары тик завод җитештергән штепсель ялгагычлары гына кулланыгыз. 
Электр розеткасы, вилкасы җылынган, чаткы чыккан яисә кыска ялганыш туган очракта, тиз арада аларны уттан алыгыз, һәм белгеч ярдәмендә төзәтегез. 
Бүлмәләрне җылыту өчен, үзегез ясаган электр җылыткычларыннан файдаланмагыз. 
Киемнәрне һәм башка янучан материалларны электр җылыткыч җайланмалар өстендә киптермәгез. 
Өйдән чыгып киткәндә, электр җайланмаларын кабызган килеш калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев