Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Мич белән сак эш итегез

Җылыту мичләренә бәйле янгыннар чыгу очраклары аеруча кыш айларында еш була.

 
Шуны исегездән чыгармагыз: мич яхшы тартуы, җылылык бирүе, матур булуы һәм акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирүе белән генә бәяләнми, аның куркынычсызлыгы беренче урынга куелырга тиеш. Дөрес итеп салынмаган мич өйдә янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Җылыту чоры башланганга кадәр мичләрне тикшерергә һәм төзәтергә, төтен юлларын корымнан чистартырга һәм агартырга кирәк. Төзек булмаган мич, камин һәм төтен юллыкларын кулланырга ярамый. Мич, һичшиксез, агартылырга тиеш. Чөнки мич ярылып китә икән, ак өслектә төтен эзе шундук күренә. 
Төтен чыксын өчен, баскычсыз туры торбалар куллану мөһим. Төтен юлларының эчке өслегеннән торбаларының янучан материаллар белән кисешкән урынына кадәр, кимендә, 38 см ара калдырылырга тиеш. 
Янучан һәм авыр янучан идәнне саклау өчен, мич авызы алдын да 70х50 см зурлыгында калай кагылуы зарур.  Каркас мичләре һәм аяктагы аш-су бүлмәсе плитәләре астына асбес катыргы өстеннән 10 мм калынлыкта түбә корычы җәелсен. 
Мич белән җылытканда, түбәндәгеләр тыела:
–    мич  янганда өйдән чыгып китү, шулай ук балаларга аны карарга әйтеп калдырып чыгып китү;
–    мич авызы алдындагы калайга ягулык һәм башка янучан әйберләрне кую;
–    мичне кабызганда, бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка шундый сыеклыклар куллану;
–    мич эченә сыймаслык озынлыктагы утыннар ягу;
–    мичне артык кызу ягу;
–    ишеген ачык калдыру;
–    утка якын итеп киемнәрне яисә башка әйберләрне киптерү;
–    янгын куркынычсызлыгына, стандартларга һәм техник таләпләргә туры килмәгән тимер мичләр урнаштыру.
Рәдис Инсапов,
Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча баш дәүләт инспекторы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев