Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Рәдис Инсапов: Учакны дөрес ягыгыз!

Көз җитте, район кешеләре бәрәңгесен ала һәм җәй буе бакчаларында үстергән башка яшелчәләрен җыя башлады.

 
Дәүләтнең Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелегенә үз бакчаңдагы корыган ботак-сабакларны,  коелган яфракларны ничек яндыру мәсьәләсе буенча бик күп сораулар килә. Исегезгә төшерәбез: сез мангал, гриль җайланмасы, чүп-чар яндыру мичкәсе өчен махсус урынны тиешле таләпләргә туры китереп әзерләгән очракта гына, бакчагызда учак яга аласыз. 2021 елдан шәхси йорт ишегалларында учак ягу, чүп-чарны теләсә-ничек яндыру тыела.  
Учак ягу урыны ничек әзерләнергә тиеш?
Чокыр казыгыз: аның тирәнлеге, ким дигәндә, 30 см, киңлеге 1 метр булсын. 
Махсус мәйданчык ясагыз: ул кипкән үләннәрдән чистартылсын. Аннары чокырга күләме 1 куб. метрдан артмаган тимер савытны урнаштырыгыз. Ул тимер савыт мичкә, бак булса да ярый, бары бер таләп: янмый торган материалдан эшләнгәнен генә сайлагыз. 
 Учак ягу урыны йорттан, ким дигәндә, 5 метр ераклыкта әзерләнсен, ике арада башка корылмалар һәм чүп-чар булмасын. Мондый таләпләр куелуның төп максаты – янгын чыгармау һәм кабынып китү куркынычы булган көлнең күрше корылмаларга утыруына юл куймау. 
Мондый чокыр яисә мәйданчык тирәли 2 метр радиуста бернинди  янучан материаллар, кипкән үлән булырга тиеш түгел. 
Учак ягасы урын янында һәрвакыт ут сүндерү әйберләре: су, ком булсын. Шулай ук янгын чыгу куркынычы туа калган очракка, савытны каплар өчен, якынга гына калай өлгесе әзерләп куегыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев