Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Сихтермә авылындагы торак йортта янгын чыга

14 мартта 105 нче янгын-коткару хезмәтенә Сихтермә авылындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

 
Янгынчыларга бер авыл кешесенең сәламәтлегенә зыян килүе, аның  фаҗига күзәтелгән йорт янында булуы, утны авыл кешеләренең кул астындагы әйберләр белән үзләренең сүндерүләрен дә әйтәләр. 
Ихтыярый янгын сагы фаҗига урынына килеп җиткәч, йокы бүлмәсенә зыян килүен күрәләр. Ут, бәхеткә, күрше йортларга һәм корылмаларга күчми. 
Бәхетсезлек булган урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күргән йорт хуҗасын районның үзәк хастаханәсенә китерә һәм ул анда вафат була. 
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Виталий Ярославлев сүзләренә караганда, тәмәке тартканда саксызлык янгын чыгуга китерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев