Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләмнәре үзгәрде

2022 елның 8 июненнән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмнәре үзгәрде. 

 

Бакчаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган граҗданнар түбәндәгечә җаваплылыкка тартылачак:
-     әгәр йорттан, коймадан яисә беседкадан  мангал 5 метрга якынрак урнаштырылган икән кисәтү ясала яисә 5000-15000 сум күләмендә штраф салына;
-     янгынга каршы махсус чаралар игълан ителгәндә бакчагыздан читтә шашлык кыздырсагыз, штраф күләме - 10 000 – 20 000 сум;
-     табигать кочагында утыру сәбәпле янгын чыкса, чит кеше милкенә, сәламәтлегенә җиңелчә яисә уртача авырлыкта зыян килсә, штраф күләме –    40 000 – 50 000 сум;
-     урман яисә паркта рөхсәт ителмәгән урында учак яксагыз, кисәтү ясала яисә 15 000 - 30 000 сум күләмендә штраф салына; әгәр ул вакытта янгынга каршы махсус чара гамәлдә икән, штраф күләме – 40 000-50 000 сум;
-     янгын чыгу сәбәпле сәламәтлеккә җитди зыян салынган икән, штраф күләме 80 000 сумга кадәр яисә 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган;
-     янгын чыгу сәбәпле бер яисә берничә кеше һәлак булса, 5 елга кадәр иректән мәхрәм итү карары чыгарыла.
-     янгын чыгу сәбәпле милеккә күп күләмдә зыян килсә (250 мең сумга кадәр)  - штраф күләме 120 000 сумга кадәр яисә 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган;
-     янгын чыгу сәбәпле урманга зыян килсә,                      300 000 -500 000 сумга кадәр штраф салына яисә гаеплеләр 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.
Рәдис Инсапов,
Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев