Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

  13 ел эчендә Алексеевскидагы “Мостовик” җәмгыяте дистәләгән күперләр төзегән, төзекләндергән-ремонтлаган

Күпер төзү ул дин йортлары салдыру, чишмәләр чистарту кебек үк изге эшләрдән санала.

  13 ел эчендә Алексеевскидагы “Мостовик” җәмгыяте дистәләгән күперләр төзегән, ә күпмесен төзекләндергән-ремонтлаган. Без, әлкилеләр, бик уңышлы эшләүче бу коллектив белән ихластан горурлана алабыз. Бердән, аның җитәкчесе Рөстәм Вәлиев чыгышы белән безнең яктан. Аннан, бу коллективта байтак райондашларыбыз да хезмәт куя.  

 

Соңгы дистә елларда республикада юллар төзелеше гаять зур темплар белән башкарылып килә. Ә яхшы юлларны сыйфатлы итеп салынган күперләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Ә Кама аръягы районнарында күперләрнең күбесе “Мостовик” җәмгыяте тарафыннан төзелгән һәм ремонтланган. Күперләрне алар тиз арада һәм гаять нык итеп төзиләр. Билгеле, бу эшне бары тик югары квалификацияле белгечләр, оста төзүчеләр белән генә башкарырга мөмкин. Күпер салу җиңел эш түгел. Өстәвенә, күперчеләргә өйләреннән, якыннарыннан читтә, ерак араларда, теләсә нинди һава торышында ачык һавада эшләргә туры килә.
Эшенә күрә ашы, дигәндәй, мондый катлаулы хезмәтне башкаручыларның хезмәте дә лаеклы бәяләнә. Биредә төзүчеләр – механизаторлар, шоферлар, эретеп ябыштыручылар, бетончыларның эш хакы аена  ярты йөз мең сумнан да артып китәргә мөмкин.
“Мостовик” предприятиесендә эшләү бик дәрәҗәле санала. Коллектив та елдан-ел зурая бара. Сезон вакытында, ягъни җәйге чорда монда 300 гә якын кеше хезмәт куя, ә кыш айларында 200 тирәсе кеше эшли.
Соңгы өч-дүрт елны гына күздән кичерсәк тә, Әлки районында бу коллектив тарафыннан гаять зур күләмле эшләр башкарылган. Әйтик, Түбән Әлки, Алпар авыллары янындагы зур-зур күперләргә капиталь ремонт ясалды,  Иске Тумбада  Кече Чирмешән аша, Базарлы Матакта Актай елгасы аша, Түбән Салман янында Салман елгасы аша яңа күперләр салынды. Бүген “Мостовик”лылар Түбән Әлкидә Ата елгасы аша зур күпер салалар, Түбән Кәчи янындагы күперне яңарталар. Казан юлындагы Актай елгасы аша күперне дә безнеке дип санарга мөмкин, анда да гаять зур төзелеш дәвам итә – яңа күпер җиткереп киләләр.
“Мостовик” җәмгыяте, күперләр салудан тыш,  шактый зур күләмдә башка эшләр башкарырга да өлгерә. Быел мең километрдан артык арада юл билгеләре ясап-тамгалап чыкканнар, 20 чакрымда барьер киртәләре урнаштырганнар, үз базаларында 38 мең кубометр (былтыргыдан 20 процентка артык) бетон измәсе җитештергәннәр. Шулай ук 3,5 мең кубометр күләмендә тимер-бетон эшләнмәләр ясаганнар.
Сүз дә юк, “Мостовик” җәмгыяте республика күләмендә үзен таныткан предприятие. Төп заказчылары “Главтатдортранс” җитәкчелеге бу коллективка зур ышаныч белән катлаулы һәм җитди эшләрне тапшыра.
Генераль директор Рөстәм Вәлиев һәрчак алга карап эш йөртә. Биредә даими төстә эшче кадрларның квалификациясен күтәрү һәм техник җиһазларны баету өстендә эшлиләр. Быел гына да техниканы яңарту максатларына 60 миллион сум акча тотканнар. 12 берәмлек яңа техника сатып алынган.
Рөстәм Фоат улының тагын бер сыйфаты сокландыра: ул үз предприятиесе хезмәткәрләре үтенечләренә генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең, өлкәннәрнең гозерләренә дә игътибарлы. Әтисе Фоат Вәли улы кебек үк, ул хәйрия гамәлләрендә бик теләп катнаша. Аның Карга авылына, райондагы мәчетләргә, балалар бакчаларына булышлык күрсәтүе турында без халыктан редакциягә кергән рәхмәт хатлары аша да белеп торабыз. Рөстәм Вәлиев җитәкчелегендәге предприятие быелның 11 аенда төрле хәйрия чараларына миллион ярым сум күләмендә акча тоткан.
“Мостовик” җәмгыяте әле алдагы елларда да безне яңа күперләре, зур эшләре белән куандырып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев