Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар

Район башлыгы Александр Никошинның район советы утырышында ясаган докладының кыскача эчтәлеге

Халык мөрәҗәгатьләре

Узган ел район советына һәм башкарма комитетына халыктан 591 мөрәҗәгать керде (бу 2019 елдагыдан 20 процент­ка кимрәк). Боларның 336 сы электрон мөрәҗәгатьләр. 193 кешене гозерләре белән район башлыгы кабул итте. 106 мөрәҗәгать уңай хәл ителде, 50 го­зер урынга барып тикшерелде, калган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирел­де.

Район башлыгының интернет-кабул итү бүлмәсенә 55 кеше мөрәҗәгать итте.

Район икътисады

Яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган катлаулы вәзгыятькә карама­стан, 2020 елда тулаем товар җитештерү күләме кимемәде, ул 6,5 миллиард сум­лык, ягъни 2019 ел дәрәҗәсенә 106 про­цент тәшкил итте.

2021 елда безнең төп бурыч – тулаем товар җитештерүне 2 процентка артты­рып, 6,6 миллиард сумга җиткерү.

Авыл хуҗалыгы

2020 елда күп параметрлар буенча уңай динамика өстенлек итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 5,7 миллиард сумлык булды (2019 ел дәрәҗәсенә карата – 108 процент).

42,1 мең гектар мәйданнан 145,6 мең тонна бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар җыеп алынды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектар­дан 34,6 центнер тәшкил итте (2019 ел­гыдан 3,5 центнерга күбрәк).

Терлекчелектә дә уңай үсеш динамика­сы күзәтелә. 2021 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләрнең баш саны 33,5 мең тәшкил итте. Шул исәптән са­вым сыерлары – 13,8 мең баш.

Сөт җитештерү 2020 елда 232 тонна­га артты һәм 63,7 мең тонна тәшкил итте (бер сыерга уртача 5 мең 86 кг). Ит җитештерү 6 процентка артып, 4,1 мең тоннага җитте (бер хезмәткәргә акчала­та керем – 50 мең сум).

2021 елга төп бурыч – тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен 5 тән 10 про­центка кадәр үстерү.

Инвесторлар

“Кызыл Шәрык-Агро” АҖ комплексла­рында һәм фермаларында 27,6 мең баш мөгезле эре терлек асрала, бу районда­гы тулаем баш санының 82 проценты. Шуның 10 мең башы – савым сыерлары. Былтыр 52 мең тонна сөт, 2,6 мең тонна ит җитештерелде.

“Хузангай” ҖЧҖ дә 4,8 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 3,1 мең баш савым сыерлары. Көтүне яңарту өчен 2020 елда 221 баш нәселле тана­лар кайтарылды. 9,2 мең тонна сөт са­вылды, 525 тонна ит реализацияләнде. Быел “Хузангай”да 1200 баш сыерга исәпләнгән савым залы белән өстәмә 2 терлек абзары булдыру күздә тотыла.

“Хузангай”да 7 төр ярма, көнбагыш мае, төрле сортлы он, катнаш азык һәм көрпә җитештерелә. 2021 елда куертылган һәм коры сөт җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Мон­нан тыш, биредә 6 төр сыр, атланмай җитештерлә, көн саен 40 тоннага якын сөт эшкәртелә.

Крестьян-фермер хуҗалыклары

Районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 25 гаилә фермасы һәм 7 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Фермаларда 1115 баш мөгезле эре терлек, 217 сарык, 401 ат асрала.

2020 елда эшен башлаучы 3 фермер “Агростартап” программасы буенча сөтчелек юнәлешендә барысы 13,9 мил­лион сум грант алды. Моннан тыш, фер­мер Фәнис Бакиров атлар үрчетүгә 6,3 миллион сум грант отты.

Кече фермалар

Сөтчелек юнәлешендәге кече ферма­лар төзү программасы буенча конкурста 2020 елда 14 хуҗалык катнашты, алар барысы 3,8 миллион сум субсидия алды. Программа эшли башлаганнан бирле районда 105 кече ферма төзелде, алар 21,6 миллион сум дәүләт ярдәменнән файдаланды. Быел бу программада та­гын 15 эшмәкәр катнашырга җыена.

Төзелеш

Федераль һәм республика программала­ры буенча 2020 елда Сихтермә-Хузангай авылында 40 урынга исәпләнгән бала­лар бакчасы, Яңа Салманда табиблык амбулаториясе, Иске Матакта һәм Яңа Чаллыда ФАПлар, Югары Әлкидә мо­дульле кибет файдалануга тапшырыл­ды. Түбән Кәчидә күп балалы гаилә өчен йорт төзелде. Базарлы Матак урта мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы сафка басты. Сихтермә- Хузангайда 20 йорт – аренда торагы төзелде.

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы, Татар Әхмәте һәм Юга­ры Әлморза авылларында балалар бак­чалары, Ташбилгедә клуб, Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, ветеринария берләшмәсе бинасы, ме­ханика остаханәсе һәм бөртек складла­ры капиталь төзекләндерелде.

Төзелеш объектлары буенча капиталь салымнар күләме 342,5 миллион сум тәшкил итте.

“Безнең ишегалды” Президент про­граммасы нигезендә район үзәгендә күп фатирлы йортларның 6 ишегалды төзекләндерелде (36,04 миллион сум­га). 2021 елда тагын ике ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла.

“Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча Базарлы Матакның үзәк өлешен төзекләндерү төгәлләнде (2 нче чираты).

Торак төзелеше

2020 елда 10 мең квадрат метрдан ар­тык торак файдалануга тапшырылды (2019 елда – 7 мең кв.м.). Халыкның то­рак белән тәэмин ителеше уртача бер кешегә 0,54 кв. метр (ТР–0,6 кв. метр) тәшкил итә.

Быел район үзәгендә 12 фатирлы то­рак йорт (гомуми мәйданы 786 кв.метр) төзелеше буенча эш башланды.

Юл төзелеше

Узган ел Базарлы Матак-Шәпкә-Яңа Сихтермә автоюлы (вак таш-ком катнаш­масыннан) төзелде, Хлебодаровка-Анино Салман автоюлы реконструкцияләнде, Базарлы Матак-Болгар автоюлы ремонт­ланды. Социаль объектларга килү юл­лары төзекләндерелде. Хәзер Базарлы Матак-Шәпкә юлын ремонтлауны 2022 ел планына кертү буенча эш алып ба­рыла.

Эшмәкәрлек

Районда 418 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.

2020 елда кече предприятиеләрнең җитештерү әйләнеше үсте һәм 3,65 мил­лиард сум тәшкил итте. Узган ел кече бизнес өчен бик катлаулы булды. 142 кече эшмәкәрлек субъекты 3,5 миллион сумга якын федераль ярдәм алдылар. 14 эшмәкәргә профилактика һәм дезинфек­ция чаралары өчен өстәмә 210 мең сум бирелде. 9 эшмәкәр ташламалы кредит (2 процентлы) программасыннан фай­даланды, 16 эшмәкәр микрозаем про­граммасы буенча 8,2 миллион сум алды.

Үзмәшгульлек

2020 ел йомгаклары буенча, рай­онда яшәүче 533 кеше үзмәшгуль статусын алды. Үзмәшгульләрнең күпчелеге йөкләр ташу, матур­лык индустриясе, ашамлыклар җитештерү, агач эшләнмәләр ясау, фуд-флористика өлкәсендә эшли. Уз­ган ел үзмәшгульләрдән җирле бюд­жетка 419,5 мең сум салым керде. 2021 елда үзмәшгульлекне тагын да киңрәк җәелдерү күздә тотыла.

“Алтын үзән”

“Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгы 35,9 гектар били.

2020 елда 2 резидент җир участогын арендалау килешүләре төзеп җитештерү биналары салуга керештеләр. Шу­лай ук биредә тагын 3 резидент бетон җитештерү, теплица хуҗалыгы, үрдәк фермасы төзү белән шөгыльләнер дип планлаштырыла.

Районда бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә. Анда 6 резидент эшчәнлек алып бара. Алар йөк ташу, сөт илтү, бе­тон изделиеләр һәм көнбагыш мае җитештерү, энергия егәрлекле техни­ка ремонтлау, туфракны известьлау, гидравлика шланглары эшләү белән шөгыльләнәләр.

Бу резидентлар тарафыннан 124 эш урыны булдырылды. 2020 елда предприятиеләрнең җитештерү әйләнеше 243,1 миллион сум тәшкил итте. Бу 2019 елдагыдан 11,1 процент­ка күбрәк.

Инвестицияләр

2020 елда инвестицияләр күләме 2,35 миллиард сум тәшкил итте. Бу 2019 елгы дәрәҗәдән 15 процентка азрак.

Районның 2021 елга бурычы – берту­ган Шәйхетдиновларның сәнәгать мәйданчыкларында һәм “Алтын үзән”дә эре инвестиция проектлары реализацияләү хисабына, шулай ук то­рак һәм социаль объектлар төзелеше күләмен арттырып инвестицияләр күләмен 2,4 миллион сумга кадәр җиткерү.

Үзара салым

Авыл җирендә күп мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә үзара салым средстволары бу­лыша. 2020 елда халыктан 3 миллион 726 мең сум үзара салым җыелды, ре­спубликадан моңа өстәп 19 миллион 504 мең сум алынды. Бу акчалар авыл юл­ларын төзекләндерүгә, урамнарны як­тырту өчен түләүгә, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алу­га һәм башка кирәк-яракларга тотылды.

Тормыш дәрәҗәсе

Былтыр хезмәт хакы фонды 2019 ел дәрәҗәсендә 1,3 миллиард сум күләмендә булды. 2021 елда хезмәт хакы фонды үсеше 2020 ел дәрәҗәсендә са­кланачак. Уртача айлык хезмәт хакы, узган елгыдан 12,8 процентка артып, 29 мең сум тәшкил итәчәк.

Эшсезләр

2020 елның 1 гыйнварына район­да эшсез 27 кеше исәпләнә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,28 процент тәшкил итә иде.

Елның икенче кварталында эшсез­лек нык үсте, июнь аенда ул иң юга­ры дәрәҗәгә җитте һәм 1,73 процент тәшкил итте (166 кеше).

2020 ел азагына эшсезлек дәрәҗәсе 0,47 процентка кадәр төште, быелның 1 гыйнварына эшсезләр саны 45 кеше бул­ды. Боларның 15 е (6сы районда яшәми) озак вакытлар эшләмәүче һәм мини­маль пособие алучылар категориясенә керә.

Узган ел хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 391 кеше мөрәҗәгать итте.Шул исәптән 220 кеше эшкә урнаш­тырылды, 13 кеше профессия алу өчен укырга, 20 кеше җәмәгать эшләренә юл­ланды.

Социаль яклау

Узган ел халыкны социаль яклау һәм со­циаль хезмәт күрсәтүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 55 миллион 534 мең сум акча тотылды. 6919 әлкиле өчен социаль гарантияләр үтәлде.

Ел дәвамында аз керемле 192 гаиләгә со­циаль контракт нигезендә 5,5 миллион сум матди ярдәм күрсәтелде. Шул исәптән балигъ түгел балалары булган 156 гаилә 4,3 миллион сум матди ярдәм алды.

Демография

2020 елда районда 169 бала туды (2019 елда – 201), 345 кеше үлде (2019 елда – 262). Былтыр 107 (2019-147) гаилә төзелде, 42 пар (2019 –52) аерылышты.

Хокук тәртибе

Теркәлгән җинаятьләр саны 94 тән 107 гә кадәр –13,8 процентка артты. Җинаятьләрне ачу 77,9 процент тәшкил итте.

Районда 646 кешене берләштергән 21 ирекле халык дружинасы отряды, 20 профилактика отряды гамәлдә. 5 ФОР­ПОСТ отряды 75 кешене берләштерә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда бу елга багышланган чаралар­ны үткәрү буенча “Юл картасы” эшләнде.

8 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә, аларда 438 укучы белем ала. Шулай ук 6 мәктәптә чуаш теле фән бу­ларак укытыла, анда 207 бала белем ала.

Безнең бурыч – алга таба балаларны ту­ган телдә укытуны мөмкин кадәр киңрәк җәелдерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев