Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы агрокөллият филиалы коллективының “Театр – күңел көзгесе” концерты “Зәңгәр шәл” спектакле, кызларның матур биюе, егетләрнең оста җырлавы белән истә калды. Фото

Февральнең мәдәни тормышын Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы “Театр – күңел көзгесе” смотр-бәйгесе кысасында концерт белән башлап җибәрде.

Фоторепортаж

Узган ел район фестивалендә әлеге уку йорты студентлары Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын сәхнәләштергәннәр иде. Бу юлы да коллектив бик җитди әсәргә алынган. Район мәдәният йорты сәхнәсендә алар Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасыннан бер бүлекне уйнадылар. Әлеге классик әсәрне сәхнәгә кую ансат түгел, билгеле. Әле бит ул җырлы спектакль дә. Шулай да үзешчәннәр  (көллият укытучылары, педагог-мастерлар) җанлы образлар тудырырга, әсәрнең асылын тамашачылар күңеленә җиткерергә тырыштылар. Ишан хәзрәт роленә  Илнур Шәйдуллин, Галәви образына Илфир Сафин шактый оста керделәр. Ишанның “хатыннары” Гөлсирень Мостафина, Гөлнара Вәгыйзова, Нурия Гыйльмиева,  Тәнзилә Шәмсетдинова да сәхнәне гөр китерде. Мәйсәрә ролен башкарган Эльвира Гатауллина концертны алып баручыларның да берсе иде. Әсхәт Гарифуллин, Фирая Вәлиева, Фирдүс Гыйниятуллин уеннарын да тамашачылар ошатты.
Көллияттә укучы кызлар Сиринә Хәйруллина,  Ангелина Мошкова, Эльмира Саттарова, Кристина Толстова, Алсинә Нуретдинова татарча һәм русча җырлары белән концертны ямьләндерделәр.
Көллияткә  күрше Спас районының Ямбакты авылыннан килеп укучы икенче курс студентлары Ранис Шәфигуллин һәм Элвин Шамиловның матур тавышлары һәм оста башкарулары тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде. Әзербәйҗан егете Элвинның татарча шулай матур сөйләвенә һәм җырлавына ничек сокланмыйсың. Узган елгы спектакльдә ул Әҗәл ролен дә бик үзенчәлекле башкарган иде.
Филиал җитәкчесе Фаяз Фәттаховның улы  Марат та, концертта берничә җыр һәм пародияләр белән чыгыш ясап, аның эчтәлеген баетып җибәрде.
Сәхнәдәге биюләр дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Чуаш, чегән, рус халык биюләрен беренче курс студентлары Ангелина Мошкова, Елизавета Волкова, Ксения Аксенова, Кристина Толстова гаять оста башкардылар.
Күренеп тора, көллият коллективы концертка бик җентекләп әзерләнгән. Безнең карашка, анда сәнгатьле сүз жанры гына җитеп бетмәде.
Жюри рәисе Лия Мәрдегалләмова да үзешчәннәр концертына әйбәт бәя бирде.
– Югары дәрәҗәдә чыгыш ясадыгыз. Кызларыгыз матур бии, егетләр менә дигән җырлый. Укуыгыз да уңышлы барсын, көллияттән яхшы белгечләр булып чыгып, туган җиребезгә хезмәт итегез!–диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев