Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: Декларацияләрдә ел да төгәлсезлекләр ачыклана

​​​​​​​Бу көннәрдә район советы депутатлары, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре үзләренең, тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының 2021 елда алынган керемнәре һәм чыгымнары турында декларация тапшыралар. Аларның күбесе моны эшләргә өлгерде дә инде.

 Район советының кадрлар бүлеге җитәкчесе Эльвира Гайнуллина декларациягә мондый мәгълүматлар туплаганда игътибарлы булырга кирәклекне кабат искәртте. Ул бу турыда коррупциягә каршы район комиссиясенең күптән түгел уздырылган утырышында да әйтеп узды, декларациянең кайсы пунктларын тутырганда аеруча төгәл булырга икәнне ассызыклады.

–Банк счетларында сакланган акчаның күләменә карамастан, һәр сумманы раслаган документ – выписка булырга тиеш.Шулай ук торак йорт, гараж кебек күчемсез милекне, транспорт чараларын күрсәтергә онытмагыз. Аларның һәркайсы турындагы мәгълүмат дәүләт теркәве таныклыгы белән расланган булырга тиеш,– диде ул.

Эльвира Гайнуллина декларацияләрне 30 апрельгә чаклы тапшырып бетерергә киңәш итте.

–Аңа кадәр вакыт күп әле, димәсәгез, тиешле мәгълүматларны тизрәк тапшырып бетерсәгез иде, чөнки аларны бит әле тикшереп чыгарга, техник хаталар табылган очракта төзәтеп өлгерергә дә кирәк. Тагын шуны да онытмагыз: декларациягезне тутырып тапшыргач, кайбер мәгълүматлар кертелми калганны ачыкласагыз, 31 майга чаклы төзәтмәләр кертергә була әле,–диде.

Район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин декларацияләрдә ел да төгәлсезлекләр ачыкланганны искәреп үтте.

–Бу документка имзагызны куйганчы, аны кат-кат тикшерегез, мәгълүматларның төгәллегенә инаныгыз,– дип киңәш бирде ул.

Билгеле максатларда бүленгән средстволарның ничек тотылуы хакында район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алсу Билалова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 2021 елда әлеге акчаларның максатчан тотылуын ачыклау өчен 31 оешмада тикшерүләр уздырылган. Ачыкланган төгәлсезлекләр буенча беркетмәләр төзелгән, аларны бетерү өчен вакыт бирелгән.

Район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алексей Сорин 2021 елда башкарылганнар турында сөйләп үтте. Мәсәлән, РФ Җир кодексына нигезләнеп, гомуми мәйданнары 1440,9 гектар булган 86 җир участогын арендага бирү турында килешүләр төзелгән. Шәхси хуҗалыклар өчен 8,2 гектар җир бирелгән. Моның өчен 43 килешү төзелгән. Җир кишәрлекләре бүлүне рәсмиләштергәндә закончалыкка таянып эш итүләрен ассызыклады Алексей Сорин. Тендер аша 6 автомобильне сатканда да законнар төгәл үтәлгән, коррупция билгеләренә җирлек калдырылмаган.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Хәйруллина утырышта катнашучыларга соңгы вакытта Татарстанда ачыкланган коррупция фактлары турында хәбәр итте.

Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина, эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, дин әһелләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев