Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «яңа ел һәрберебезгә бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек, яңа куанычлар алып килсен!»

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2023 нче ел ахырына килеп җитте.

Без аны зур өметләр белән, алдыбызга олы максатлар куеп каршыладык. Ел җиңелләрдән булмаса да, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. 

Аерым алып, авыл хуҗалыгы тармагына күз салсак, 2023 елда табигать шартлары игенчеләр өчен уңайлы булмады. Шулай да корылык сәбәпле, югалтуларга дучар булсак та, без тулаем 102 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алдык. Уңыш бер гектардан уртача 25,1 центнер чыкты. Федераль һәм республика программалары буенча районда сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары төзелде. Капиталь төзекләндерү эше алып  барылды. Елдагыча юл төзелешенә дә гаять зур игътибар бирелде. Мәдәният, мәгариф тармагы хезмәткәрләре, спортчыларыбыз район, районара, Россиякүләм, халыкара дәрәҗәләрдәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулады. Билгеле,  болар барысы да куандыра.  

Гомумән, районыбызның барлык казанышлары – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. 

2023 елның һәрберебезгә дә кагылган иң зур борчуы ул – махсус хәрби операциягә кагылышлы вакыйгалар. Бүгенге көндә Әлки районыннан халкыбыз тынычлыгын 79 өлешчә мобилизацияләнүче яклый. 45 ир-егет килешү буенча хезмәт итә. 

Районыбыз кешеләре хәрбиләр һәм Донбасс кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Нәтиҗәдә, 13 миллион 300 мең сумга 110 тонна кирәк-ярак озатылды. Шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен, кеше кайгысына битараф булмаучы һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. 

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне ихлас күңелдән якынлашучы 2024 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Яңа ел илебезгә тынычлык алып килсен. Узып баручы елда ирешкән уңышларыбыз, яңа җиңүләргә, яңа казанышларга рухландырсын. Алдагы елда да районыбыз – уртак йортыбыз тагын да матуррак, ямьлерәк һәм уңайлырак булсын өчен бергә бар көчне куеп эшләргә булсын.
Яңа ел һәрберебезгә бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек, яңа куанычлар алып килсен!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев