Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советының егерме алтынчы утырышы булды

Анда депутатлардын тыш, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бухгалтерлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышны совет рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.
Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Голубева чыгыш ясады. Ул 2023 елның 10 аенда районның социаль-сәнәгать үсеше турында сөйләде. Докладның тулы эчтәлеге белән “Әлки хәбәрләре” газетасының алдагы саннарында таныштырырбыз.
Икенче мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Аның доклады 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты турында иде. Депутатлар беренче укылышта проектны кабул иттеләр. Кабул ителгән бюджет проектын халык тыңлауларына чыгарырга булдылар. Бюджет проектын халык тыңлауларына чыгаруны  27 ноябрь көненә билгеләделәр. Ул район мәдәният йортында 8.00 дә башланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев