Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районда алты кешенең коронавирус чире йоктыруында шик туган

Районда бер атна эчендә чирләп киткән алты әлкиленең коронавирус чире йоктыруында шик туган.

  Бер кеше дәвалану өчен Казандагы госпитальгә озатылган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында баш табиб Светлана Одушкина әйтеп узды.
Районда ярты ел элек прививка ясаткан кешеләр бик күп. Ә менә ревакцинация ясатырга ашыгучылар аз. Дөрес, халык белән эш итүче хезмәтләр – медицина, социаль хезмәткәрләр, мәгариф системасында хезмәт куючылар, район эчке эшләр бүлеге, мәдәният белгечләре ковидтан ярты ел саен ревакцинация ясатып торалар.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мең данәдән артык вакцина бар. Халык үзе теләгәнен кадата ала – укол юлы белән ясатырга да мөмкин. Интераназальный дигәнен исә медицина хезмәткәрләре сулыш алу юлына борын аша сиптерәләр.
Мәктәпләрдә ишек төпләрендә фильтр булдырылды – балаларны температурасын тикшереп кенә үткәрәләр. Хастаханәләрдә балалар өчен дә коронавирустан вакциналар бар.
Район башлыгы Александр Никошин “Безнең халык үз сәламәтлегенә  җаваплы карый дип ышанам. Без аларга мәкерле чирдән саклану чаралары турында ешрак исләренә төшереп торырга тиеш”, – диде.
Әлегә районда грипп белән чирләүчеләр теркәлмәгән. Табиблар гриппка каршы прививка ясату өчен хәзер бик кулай вакыт диләр. Әлеге вируслы чир Татарстанга октябрь урталарында, ноябрь башларында килер дип көтелә. Димәк, хәзер грипптан вакцина ясатучыларда ике атнадан иммунитет барлыкка  киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев