Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: авылның асыл уллары ифтар үткәрде

Мөселманнар өчен иң кадерле һәм күркәм ай – изге Рамазан дәвам итә. Районда ураза тотучылар елдан-ел арта бара. Авылларда ифтар ашлары үткәрелә, мәчетләрдә тәравих намазлары укыла.

Иске Салман авылында да авыз ачу мәҗлесе уздырылды. Ул авыл мәктәбе ашханәсендә үтте. Ифтарны Иске Салманда туып үскән, хәзер Казан яны авылларында яшәүче Рәис Разак улы Хәйруллин һәм Габделхай Харис улы Миндебаевлар үткәрде.
Бу көнне авылда тагын ике йортта авыз ачтыру мәҗлесләре булган икән. Шуңа да чакырылган барлык кунаклар да килмәгән иде.
Ифтар мәҗлесен Иске Салман имамы Рәшит Мостафин һәм Абдул Салман имамы Гомәр хәзрәт Сәлахов алып барды.
Гомәр хәзрәт иң элек җыелган халыкны райондагы дини яңалыклар белән таныштырды. Ул динебез тарафыннан бик тә саваплы саналган гошер сәдакасы хакында сөйләде. Районда соңгы елларда күп кенә гаиләләр алган керемнәреннән бик теләп сәдака тапшыралар икән. Аны күпләр бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш белән бирәләр. Җыелган сәдаканы, мохтаҗларга тарату өчен, Казандагы махсус дини оешмага илтеп тапшыралар. “Шулай ук тупланган сәдакадан районда яшәүче ялгыз әбиләргә, бабайларга да өлеш чыгарыла”, – диде хәзрәт.
Гомәр хәзрәт  авылларыбыз мәчетләре тарихына багышланган китап чыгуы турында хәбәр итте. Анда мәхәлләләр эше, кемнәр имам булган, мәчетләрне кемнәр кайчан төзеткәнлеге хакында бай мәгьлүматлар белән танышырга мөмкин булачак.
Хәзрәт авылларда тарихи кыйммәткә ия булган кабер ташлары хакында әйтеп узды. “Без ул ташларны барлап, саклап киләсе буынга тапшырырга тиеш”, – диде ул.
Аннан Иске Салман имамы Рәшит хәзрәт Мостафин Коръән сүрәләре, ясин укыды. Авыз ачар вакыт җиткәч, су, хөрмә кабып куелды, күмәк намазлар укылды. Кунаклар янә табын артына чакырылып, мул итеп әзерләнгән аш-сулар белән сыйланып утырдылар.
Иганәчеләр исеменнән Рәис Хәйруллин сүз алып:
–    Бүгенге ифтарга килгән һәр кешегә зур рәхмәтләр белдерәбез. Тоткан уразаларыгыз, кылган изге гамәлләрегез кабул булсын. Яу кырындагы улларыбыз җиңүләргә ирешеп, тизрәк исән-имин кайтсыннар иде, – дигән теләкләрен ирештерде.
  Ифтарга килгән барлык хатын-кызлар исеменнән Гөлзада Ганиева сүз алды:
–    Бик күркәм итеп оештырылган мәҗлес өчен Рәис Разак улына һәм Габделхай Харис улына олуг рәхмәтләрне җиткерәбез. Рәис абый күп еллардан бирле бездә Сабантуйлар, Авыл көннәре үткәрә, спорт бәйгеләре оештыра. Хәләл акчасына изгеләр чишмәсен төзекләндерде. Аңа изге эшләренең сәвабын күреп, бәхетле булып озак еллар яшәргә насыйп итсен, – диде Гөлзада ханым.
Кунаклар ифтар табыннарын хәзерләүдә зур тырышлык куйган Иске Салман мәктәбе коллективына да рәхмәтләр белдерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев