Әлки районы бюджеты беренче укылышта кабул ителде
15 ноябрьдә район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш район советының XXXII утырышы узды.
Утырышны район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Алескандр Никошин алып барды.
Утырышка район советы депутатларыннан тыш башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, район прокуроры вазыйфасын башкаручы, мәктәп директорларыһәм балалар бакчалары җитәкчеләре, авыл клублары һәм китапханә мөдирләре, җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре, бюджет оешмалары бухгалтерлары чакырылган иде. 2025 елга, шулай ук 2026 һәм 2027 елларының планлаштырылган чорына бюджет проекты турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Гыйбадуллин чыгыш ясады. Әлеге проект мәсҗәләсенә күчкәнче рәис 2024 елның 1 ноябренә бюджет үтәлеше белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев