Әлки районы механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләделәр
Басуларны эшкәртү быел аеруча авырга туры килә. Дым запасы аз булу сәбәпле, җир нык каткан.
Туңга сөрү эшләре дә авыр бара. Таш кебек җирне эшкәрткәндә техника да еш сафтан чыга. Ә аларны көйләү өстәмә чыгымнар сорый дигән сүз. Бүгенгә 32,3 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу планга карата – 70 процент дигән сүз.
Көзен мөмкин кадәр күбрәк мәйданда туңга сөреп калу сорала. Болай эшләгәндә язын дым запасы күбрәк җирдә калыр иде. Аннан эшкәртелгән кырларда сабан эшләре дә бермә-бер тизрәк һәм сыйфатлырак башкарыла.
Бу атнада район механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләделәр. Азык утарларына 85,1 мең тонна яшел масса керде. “Хузангай” җәмгыяте исә 30,5 мең тонна силос салуга ирешә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев