Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк зхастаханәсенә яңа табиблар кайтты

Быел эшкә керешкән медицина хезмәткәрләре белән район башлыгы очрашты

 

22 ноябрьдә район башлыгы Александр Никошин быел район үзәк хастаханәсендә эшли башлаган медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Әлеге очрашу, танышу эчкерсез шартларда – чәй табыны артында үтте.

Иң элек Базарлы Матак үзәк хастаханәсеҗитәкчесе Светлана Одушкина үз коллективларына яңа кушылган табиблар, фельдшерлар белән таныштырып чыкты. Ә андыйлар быел шактый булган икән. Александр Никошин киләчәктә әлеге медицина хезмәткәрләре районыбзда төгәлләнеп. Шунда яшәп калып, халык сәламәтлеге сагында озак еллар эшләрләр дигән өметен җиткерде.

- Республика җитәкчелеге тарафыннан авылларда сәламәтлек саклау юнәлешенә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда гына безнең района хатын-кызлар консультациясе – без аны икенче төрле “балалар тудыру йорты” дибез – ремонтланды, поликлиника бинасы яңартылды, балаларны кабул итү бүлеге өчен янкорма төзелде, йогышлы чирләр бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалды.

Учреждениегә  бик күп заманча медицина җиһазлары кайтты. Соңгы елда гына 7 яңа автомобильгә сезнең парк баеды. Яңартылган бинада, заманча ьиһазларда эшләү өчен безгә, билгеле, медиөина белгечләре җитешми иде. Сезнең районга эшкә килүегез бу мәсьәләне шулай уңай хәл итүдә зур алга китеш булыр, – диде район башлыгы.

Ул яшь белгечләргә халык мөрәҗәгатенә игътибарын сорады.

Аннан табибларның үзләренә сүз бирелде. Анестезиолог-реаниматолог табиб Мөхәммәдкол Ахроров районыбызда шактый еллар эшли. Ул үзе заманында хәрби табиб булга икән. Аның әтисе дә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби табиб хезмәтен башкарган. Хезмәт династиясен Мөхәммәткол әфәнденең балалары дәвам иттерә. Аларның Фирдавес һәм Садбарг исемле ул-кызлары районыбызга  табиб булып кайтканнар. Яшь белгечләр үзләрен биредә бик әйбәт каршы алуларын әйттеләр.

Садбарг Мөхәммәткол кызы Таҗик дәүләт медицина университетын тәмамлаган, безгә терапевт булып эшләячәк. Фирдәвес Ахроров исә йогышлы чирләр бүлегендә табиб.

Безнең районда 2016 елдан табиб хирург хезмәтен Далер Акбиев башкара. Ул үз янына районга хатынын, акушер-гениколог Манзура  Подшокул кызын да чакырткан. Манзура ханым үзенә биредәге эш шартлары бик ошавы турында әйтеп узды.

Әңгәмә барышында тагын ике табиб үзләре белән таныштырды. Алишер Юсупов – психиатр-нарколог табибы. Ә Шухрати Усмонзода гомуми практика табибы хезмәтенә керешкән. Аңа Татарстан җире күңеленә бик якын икән.

Елена Мукусева теш табибы. Ул поликлиника мөдире вазыйфаларын да башкара. Ул: “Без яшәү шартлары тудырылган торак белән тәэмин ителдек”, – дип район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.

Яңарак кына районга медицина белгечлеге алган Алинә Фәсахова, Надежда Лаврентьева, Фәнил Вәлиев кайтып эшли башлаганнар. Әлегә торак белән тәэмин ителмәгәннәр. Александр Никошин аларның да яшәү урыннары хәл ителер дип ышандырды.

Район үзәк хастаханәсе коллективына яңа кушылган медицина хезмәткәрләренең күбесе “земский доктор” программасы нигезендә дәүләт субсидиясе алганнар. Алар бирегә озак еллар хезмәт итәргә дигән теләк белән кайтып урнашканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев