Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Азат итүче солдат һәйкәле янында митинг узды

Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтирәләрне яңарту ул.

 

Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 3 меңнән артык кеше хәбәрсез югалган санала. Дөрес, эзтабарлар аларның  исемнәрен ачыклау өстендә җитди эшләр алып баралар. Соңгы елларда табылган якташларыбыз исемлеге “Әлки хәбәрләре” район газетасында басылып килә. Күпләр үзләренең дәү әтиләре,  туганнарын аннан табып безгә хәбәр итәләр.

Хәзерге чорда Бөек Ватан сугышы каһарманнарын  барлау, искә алу гаять мөһим.  Кайбер илләр ачыктан-ачык  Европаны фашистлардан Совет армиясе азат иткәнне танымый башлады. Тарихны үз сәясәтләрен үзгәртеп  язарга маташу күзәтелә. Ул сугышта 27 миллионнан артык улын, халкын югалткан илебез моның белән һичкайчан килешмәс.

Билгесез солдат көненеә әһәмияте, аның Россия халкына кадере  гаять югары.

... 3 декабрьдә Базарлы Матак  үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янында “Исемең билгесез булса да, батырлыгың үлемсез”  дигән исем астында митинг узды.  Анда хезмәт ветераннары, оешма-учреждение  коллективлары  вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары катнашты.

Миитингка җыелган халыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов мөрәҗәгать итте.

- Билгесез  солдат көне  – ул Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү, хәбәрсез югалганнарны данлау, аларның батырлыгы белән горурланырга җирлек тудырган бәйрәм. Яу кырларында ятып  калган бер генә солдатны да онытырга хакыбыз юк, – диде Руслан Хәлил улы.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев үз чыгышында:

  • Әлки җиреннән Бөек Ватан сугышына киткән 3 меңнән артык кешенең гаиләсенә “билгесез югалды” дигән хәбәр килгән. Район үзәгендә  соңгы елларда “хәтер аллеясе” булдырып без фашистларга каршы сугышты катнашкан һәр кешенең  исемен мәрмәр ташларга уеп язып мәңгеләштерергә тырыштык. Бу бик зур һәм кыйммәте бәяләп бетергесез  тарихи хезмәт, – диде.

Әлеге сүзләргә район ветераннар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин да кушылды.

- Биредә мәктәп укучылары да күп катнаша. Мин яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтер идем: сез Ватаныбыз, туган җиребез, халкыбыз белән горурланып яшәгез! “Билгесез югалган” дигән хәбәрләр Әлки районында бик күп өйләргә килгән. Дәү әниләрегез сезгә сөйләгәннәрдер – андый хатны алган гаиләләр, озак еллар уллары, ирләре, әтиләре  бер кайтыр әле дип  көтеп яшәделәр. Сугышта үлеп калган кадерлеләренең истәлеген алар гомерләре буе сакладырлар,  –дип чыгыш ясады Ришат Хәлиуллин.

Тантанада катнашучылар ил азатлыгы хакына башларын салган, яу кырыннан исән кайтып та инде арабызда булмаган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сугыш чоры җырлары, хәрби музыка яңгыратып әлеге чараны тагын да тәэсирле, дулкыннландыргыч итте.

Җитәкчеләр, ветераннар, яшьармиячеләр  Азат итүче содат һәйкәле итәгенә кызыл канәфер чәчәкләре салдылар, веноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев