Әлки районында чәчү төгәлләнде, терлек азыгы әзерләү эше башланды
Бу атнада районда язгы чәчү эшләре тулысы белән төгәлләнде. Игенчеләр 43,3 мең гектарда сабан культуралары чәчтеләр.
Иң күп мәйданны май өчен чәчелгән көнбагыш алып тора.Ул быел районда 15,6 мең гектарда игеләчәк. Безнең якта әлеге кыйммәтле культураны болай ук күп чәчкәннәре юк иде. Шулай итеп, көнбагыш бүгенгесе көндә Әлки җирендә, республиканың башка районнары белән чагыштырганда, иң күп мәйданны биләүче культура булып санала.
Белгәнебезчә, ул соң өлгерә. Ләкин хәзер безнең белгечләрнең, механизаторларның аны кара көзгә калдырмыйча үстерү буенча тәҗрибәләре бар. Беренчедән, районга соңгы елларда көнбагыш чәчә торган заманча комплекслар кайтты. Аларның һәркайсы тәүлеккә 200 гектарга кадәр чәчү эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Аннан, көнбагышны хәзер иртә культуралар белән бергә чәчәргә тырышалар. Димәк, аның өлгерү срогы да соңга калмый, дигән сүз.
Районда 10 мең гектардан артык мәйданда арпа чәчелде. Арпаны бездә сыра кайнату заводлары өчен дә, терлек азыгы буларак та үстерәләр.
Быел шулай ук бөртек өчен кукуруз да алдан планлаштырылганнан мең гектарга артыграк чәчелде һәм аның мәйданы 5600 гектарны били.
Районда мөгезле эре терлекләр саны күп булганга, силос салу өчен үстерелә торган кукуруз мәйданы да шактый зур.
Моннан тыш, бездә сабан бодае, борчак, солы, соя культуралары, берьеллык үлән чәчелде.
Хәзер күп хуҗалыкларда чәчелгән мәйданны чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртү бара. “Востокзернопродукт” 16 мең гектардан артык мәйданны эшкәртте инде. Хузангайлылар ике мең гектарда, “Сутягин Р.В.” крестьян-фермер хуҗалыгы 600 гектарда химик матдәләр белән эшкәртү эшләрен башкардылар.
Язгы кыр эшләрендә катнашкан күп кенә механизаторлар азык хәзерләү техникасына утырды. Быел районда азык хәзерләүгә гадәттәгедән иртәрәк керештеләр. Әйтик, “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе атна башыннан бирле күпьеллык үләннәрне чаптыру белән мәшгуль. Әлеге мөһим эшне “Хузангай” җәмгыяте дә башлады.
Без “Көньяк Әлки” идарәсе җитәкчесе Рәүф Әхмәтшин белән маллар өчен азык хәзерләү эшләре барышы хакында сөйләштек.
– Безнең идарә Юхмачы, Чуаш Кичүе сөтчелек комплекслары һәм Югары Әлморза терлек симертү мәйданчыгы малларына азык хәзерли. Барысы 2115 гектарда күпьеллык үлән кырлары бар. Яңгырлардан соң алар матур гына күтәрелеп китте. Шулардан сенаж салабыз. “МакДон” чапкычлары белән теземнәргә салып, аны бер-ике көн җилләткәч, азык хәзерләү комбайннары ярдәмендә яшел массаны утарларга озата башладык. Өч көн эчендә Юхмачы комплексында өч мең тонна бер баз сенаж салдык, – диде Рәүф Салихҗанович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев