Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында елга буйларында урнашкан авылларны су басу куркынычы бар

Быел кыш үзенчәлекле булды, кар күп яуды. Шуңа районда елга буйларында урнашкан берничә авылда су ташу көчле булу куркынычы да бар.

Димәк, алдан әзерлек чараларын күрергә кирәк. Моның өчен әлеге авылларда халыкка саклану чаралары күрү буенча аңлату эшләре бара. 23 мартта Камка авылында да Кече Чирмешән елгасы ташу нәтиҗәсендә йортларга су керү куркынычы булган урам кешеләрен җыеп, кисәтүләр ясалды. 

Авылның Үзәк, Чирмешән, Түбән һәм Тегермән урамнарындагы йортларга су керү куркынычы бар. Авыл кешеләре мондый хәлне 1979 һәм 2009 елларда кичергән дә инде.

–    Бозлар хәтта ут баганаларын аударып, кош-корт, утыннарыбызга кадәр агып, бик күп күңелсезлекләр булган иде. Шундый хәлләр күзәтелмәсен өчен, без саклану чараларын күрергә тиеш, – диде авыл җирлеге башлыгы җитәкчесе Фәргать Әкбәров.


Җыен узган көнне елга әле кар астында иде. Әмма көннәр җылыта башлады һәм барысы да көне белән генә түгел, санаулы сәгатьләр эчендә үзгәрергә мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, узган ел бу  көндә Чирмешәндә су 5 метр булган инде. “Быел әлегә бер тамчы да су юк. Әмма бу безнең өчен яхшыга түгел. Чөнки  кинәт җылыту, яңгыр яву су басуларга китерә”, – диде ул. 

Аннары җитәкче саклану чараларына тукталды. Иң элек бәла-каза була калган очракка дип, документларны кул астында булырлык итеп әзерләргә кирәк. Идән астындагы бар запаслар, бәрәңге чыгарылырга тиеш. Су күтәрелә башласа, терлекләрне куркынычсыз урынга илтергә. 

Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов та катнашты. Ул йортларны вакытында иминиятләштерергә кирәклеген искә төшерде. Шулай ук янгыннан да саклану мөһимлеген искәртте.

–     Күпләребезнең ут үткәргечләре иске. Шул ук вакытта өйләребездә бик күп заманча техника бар. Аларның барысын берьюлы кулланмагыз, үткәргечкә зур көчәнеш төшәрлек булмасын. Су керә дә чыга, әмма ут барысын да алып китә. Елгадагы су ташыганда янгын сүндерү машиналары белән бәла чыккан йортка якын килү мөмкин түгел. Моны онытмагыз, – диде.

Руслан Хәлиловичның сүзләрен районның 105 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос дәвам итте. 

–     Су басу куркынычы 10-15 апрельдә туа. Иң мөһиме – шәхси куркынычсызлык. Әгәр йокыдан уянганда, тездән су күрәсез икән, өйдән чыгарга кирәк. Моның өчен иң беренче утны сүндерергә, коммуникация краннарын, ишекләрне ябарга. Ишегалдында урамга чыгу мөмкинлеге булмаса, биеклеккә күтәрелеп, коткаручыларның килүен көтү зарур, – дип күрсәтмәләрен бирде. 

Ул шулай ук янгын чыга калса дип, биредә вакытлы янгын сүндерү посты әзерләнәчәген дә әйтте. 

Авылга өч көймә кайтарылган, шуларның берсе моторлы икән. Аларга авыл кешеләре беркетелгән. Кирәк булган очракта, көймәләр ярдәмендә, су бүлеп, утраучыкта калган йортлардагы кешеләргә беренчел кирәкле әйберләр дә китереләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев