Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ГРИППка каршы вакцина ясату дәвам итә

ГРИПП һәм башка шундый йогышлы чирләр көннәр суыту белән киң тарала башлый.

Әлеге авырудан үзеңне  саклау өчен ГРИППка каршы вакцина ясату – бик отышлы юл. Чир эпидемиягә (киң таралуга) әйләнмәсен өчен, вакцинаны халыкның 60 проценты ясатырга тиеш.

“Районга ГРИППка каршы бик әйбәт вакцина кайтты”, – ди Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина. Аны ул беренче чсиратта  халык белән  еш аралашучыларга ясатырга киңәш итә. Медицина хезмәткәрләре исә ул прививканы  барлык хезмәткәрләренә кадатканнар икән. Шулай ук укытучылар һәм укучыларга күп вакцина ясалган.

Баш табиб  балага узган хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәннәргә, хроник чире булган кешеләргә һичшиксез ясату кирәк, ди.
Без бит эштәме, кибеттә, урамда һәрчак аралашып яшибез. Һава юлы һәм предметлар аша йога торган чирдән үзебезне саклап привика ясату  иң дөрес алым. Вакцинаны район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктында ясатырга мөмкин. Шулай ук медицина хезмәткәрләре хезмәт коллективларына килеп, ФАПлар булмаган авылларга барып ГРИПП прививкасын ясый алалар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев