Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кибетләрдән азык-төлек урлаучы өч кеше тотылган

Узган атна дәвамында зур кибетләрдән азык-төлек урлаучы өч кеше тотылган.

Район эчке эшләр бүлекчәсе “озын куллыларга” карата беркетмә төзегәннәр. Алар административ җаваплыкка тартылачаклар. 
Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре 2023 елда районда кибеттән товар урлаган бер кешене тоткарлаганнар. Угрыга карата җинаять эше ачылган. Кибеткә китерелгән югалтуларны карак  тулысы белән кире кайтарган. 

Полиция хезмәткәрләре Базарлы Матак автомобиль юлында ике Урта Азия кешесен тоткарлаганнар. Әлеге сәфәрчеләрне Казан шәһәрендә булган урлау факты буенча эзләгәннәр. Җинаять кылучылар Казан полициясе хезмәткәрләренә тапшырылган. Бу турыда район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин хәбәр итте.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев