Әлки районында кукуруздан һәр гектардан 26 центнер уңыш чыга
Кукуруз бөртеге терлекчелек өчен бик бай азык запасы тупларга мөмкинлек бирә.
Мөгезле эре терлекләр саны буенча республика районнары арасында без беренче унлыкта. Шуңа да һәр мал санына карата җитәрлек күләмдә азык берәмлеге запасы туплау мөһим бурыч булып кала.
Бөртек өчен кукуруз мәйданы бездә 3468 гектарны били. “Востокзер-нопродукт”ның кайбер идарәләре башта күрше район кырларына чәчкән кукурузны суктырып алдылар. Хәзер инде бар комбайннар да диярлек үзебезнең басуларда эшлиләр.
Сибәләп киткән яңгырлар эшкә тоткарлык ясаса да, анысына да сөенәбез. Җирләр бит дымга бик тилмерә. Ә инде комбайннарны яңгыр яумаган кырларда эшләтү җаен карарга мөмкин.
Районда кукуруздан һәр гектардан 26 центнер уңыш чыга. Бу, билгеле, бик аз. Дым җитмәү сәбәпле, кыр патшасы күкрәп үсә алмаган шул. Әйбәт елларны райондагы кайбер кырлардан бездә 100 центнер һәм аннан да артык уңыш алынганы бар. Иң мөһиме – күп көч һәм чыгым тотып үстерелгән кукурузның уңышын җыеп аласы иде. Моның өчен районда техник яктан да, кадрлар белән тәэмин ителеш тә җитәрлек. Көз уртасына җиткәндә басуларда әле 3 мең гектар кукурузның суктырып алганын көтүе механизаторлар күленә дә, белгечләр өчен дә тынычлык бирә алмый шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев