Әлки районында кышкы балык тоту бәйгесе оештырылды
Әлки районында һәр елны диярлек кышкы балык тоту бәйгесе оештырыла. Анда иллеләп даими балык тотучы катнашып килә. Быел узган шундый бәйгедә күңелле яңалык та булды: дистәгә якын яшүсмер балыкчы да катнашты.
Иң элек бозны тиз арада борау белән тишәргә кирәк булды. Аннан егетләр, махсус чаналарын тартып, Базарлы Матак буасының төрле почмакларына барып, кармак салып утырдылар.
Мин буа бозы өстендә йодрык сыярлык тишеккә карап утыручы балыкчалар белән танышам.
Ярдан якын гына урында Түбән Биктимердән әтиле-уллы Илнар һәм Илназ Заһидуллиннар кармак салган.
– Кышын балык тоту белән күптәннән шөгыльләнәсезме? – дим мин аларга.
– Беренче тапкыр гына килдек. Быел улым Илназ Кыш бабайдан бүләккә боз тишеп, балык тота торган җайланмалар көткән иде. Хатыным Тәнзилә белән телефон, планшет сорамаганына шатландык. Ул әйберләрне сатып алып, чыршы астына куйдык. Менә балыкка килергә җае да чыкты, бәйгедә катнашабыз, – ди әти кеше Илнар.
Заһидуллиннар дүрт бала тәрбиялиләр. Илнарга исә мондый яллар бик сирәк эләгә. Ул бит “Алексеевскдорстрой”да тракторда эшли.
– Рәхмәт ярышны оештыручыларга, рәхәтләнеп саф һавада көн буе ял итәбез, – диде ул.
Арырак киткәч, Иске Матактан Николай Лычниковны очраттым. Ул һәр елны диярлек шундый ярышларда катнаша.
– Кышкы балык тоту сезонын башладыгызмы? – дип сорагач, ул:
– Күптән инде. Мин үзебезнең Иске Матак буасында утырырга яратам. Шулай ук Кама, Иделгә дә баргалыйм.
– Сез – гомерлек балыкчы. Тоткан иң зур балыгыгыз нинди авырлыкта иде?
– Иң зур балык боз тишегенә сыймады, шуңа аның авырлыгын әйтә, зурлыгын күрсәтә алмыйм, – дип шаяртып та алды.
Бер сәгать үтте. Комиссия ярышта катнашучыларны тоткан балыклары белән яр буена чакырды. Бүләкләүләр башланды. Иң элек барлык яшь балыкчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан төрле номинацияләр буенча бүләкләүләр дәвам итте. Әйтик, Каюм Гайнуллин иң тәҗрибәле балыкчы булып билгеләнде. Ә Владимир Демидов, Равил Ибраһимов, Николай Лычниковның иң күп балык тотучылар булуы ачыкланды. Бозны исә Иван Тутеров барысыннан да тизрәк тиште.
Иң зур балыкны Анатолий Смородинов каптырды.
Ахырдан барлык балыкчылар, ярышка килгән кунаклар кайнар ухадан авыз иттеләр.
Саф һавада үткән бәйрәмнән бик күпләр канәгать калып, оештыручыларга: район башлыгы Александр Никошинга, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Балакиревка, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына, спорт, мәдәният һәм районның гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев