Әлки районында республиканың иң көчле каратэчылар көч сынаша
Бүген, 7 майда, Базарлы Матакның «Алинә» универсаль спорт залында Бөек Җиңү көненә багышлап киокусинкай- каратэ буенча балалар, яшьүсмерләр арасында республика турниры бара.
Бәйгегә шәhәр-районнардан 200 гә якын яшь спортчы килгән. Әлки районының иң көчле каратэчылары да биредә көч сынаша. Ярышлар көн ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев