Әлки районында террорга каршы комиссия узды
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы алда торган Республика көне, Белем бәйрәме һәм 8 сентябрьдә узасы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны имин хүткәрү мәсьәләсенә багышланды. Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин алып барды.
Комиссия утырышында район прокуроры Станислав Козлов, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният йорты җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты.
Бәйрәмнәрне, алда торган сайлауларны районда тыныч, имин үткәрү буенча башкарылган эшләре һәм бурычлары хакында район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәре Марат Галимов чыгыш ясады.
Ул, күп халык катнашында үтә торган бәйрәмнәрдә шул мәйданны, куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән, кат-кат тикшерүләре хакында әйтте. Марат Азатович бәйрәмне оештыручыларга тикшерү баръерлар булдырып, халыкны металл детектор аша үткәрүне тәэмин итәргә кирәк, диде. Ул шулай ук автомобильләрне, күп халык катнашында үтә торган мәйданнан читкә куйдыруны мөһим леген ассызыклады.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев яшьләр, балалар белән үткәрелгән күптөрле яаралар хакында сөйләде. Иң мөһиме мөхтәсибәт тарафыннан үткәрелгән ул ярышларда, бәйгеләрдә төрле милләт балалары актив катнашалар икән.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева Белем көнен имин үткәрү, яңа уку елына керешүгә мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр тулы әзерлектә, дип чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Югары Советы депутатларын сайлауда да мәктәп бинасындагы 8 участок әлеге мөһим вакыфйгага тулысынча кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителүе хакында җиткерде.
Террорга каршы район комиссиясе сәркатибе Гүзәл Заһидуллина, алдан үткән утырышлардагы карарларның үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев