Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хач ману бәйрәмендә бәкегә чуму йоласы үтте

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православный диндәгеләр Хач мануны бәйрәм итте.

Әлки районында суга чуму өчен махсус җихазландырылган Базаралы Матактагы буада һәс Сиктермәдә өсте ябулы купельдә оештырылды.

Базарлы Матакта соңгы еларда суга чуму йоласын башкаручылар өчен бөтен шартлар да диярлек тудырыла. 18 гыйнвар төнендә район благочинные Андрей Зиньков буадагы суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды.

Быел су бәйрәм төнендә суык урыны белән 20 градуска җитте. Шуның өстенә әче җил дә кузгалды. Бу турыда синоптиклар да алдан кат-кат кисәтү ясый килгәннәр иде. Бәлки шуңадыр, бозлы иорданьга чумучылар елдагыдан аз булды.

Буада бәкене чуму өчен бик уңайлы, җайлы ясаганнар иде. Иорданьга төшү-менү өчен тактадан баскычлар, кул белән тоту өчен җайланма ясалган. Ә иордань башында калын боздан хач формасы кисеп ясап бастырылган.

Иордань янына коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды. 

Янәшәдә коенучыларга киенү-чишенү өчен палатка корып куелган. Аның “идәненә” калын итеп салам түшәлгән, электр лампасы якын тора. Бәке белән палата арасына тактадан идән түшәлгән. 

Бәкедәге суны изгеләндергәч, Андрей Зиньков җыелган халыкны Хач ману бәйрәме белән котлады. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

Изгеләндерелгән иордань беренче булып Базарлы Матактан үсмер егет Никита Кель чумды. Ул бар халыкны гаҗәпләндереп бу җитди йоланы бар шартын китереп башкарды.

Мин Никита белән аралашып та алдым.

–    Син бик кыю егет икәнсең. Ничек үзеңне хис итәсең? – дидем. 

–    Бик әйбәт, тәнемә кайнар су сипкән кебек, кызышым.

–    Беренче тапкыр гына коенмыйсың бугай? Бик оста, бөтен таләпләрне төгәл үтәп чумдың.

–    Беренче ел коенуым. Минем әти күптапкырлар бәкегә чумды. Ул барысын да өйрәтте. Әти минем янда булгач, бернидән курыкмадым.
–    Сиңа ничә яшь соң? – дим Никитага.

–    14 яшь, 9 сыйныфта ? укыйм, – диде кыю үсмер егет.

Ул арада бәке янына  чишенеп тагын бер ир-ат килеп басты. Ул өч тапкыр башы белән бозлы суга чумып чыккач, бәке кырыенда басып торучыларны бәйрәм белән котлады. Мин әлеге егет белән дә танышырга дип аның яныннан палатага керәм. Бу – “Таттелеком”да эшләүче В. Мурзаков.

–    Мин соңгы 15 елда бәкегә чуммаган идем. Быел минем эчке халәтем “Хач мануда иорданьга һичшиксез коен” дип әйтте сыман. Бер дә өшемәдем. Карагыз, хәтта киенәсем дә килми.

–    Димәк, бу йоланы башкаргач рәхәтлек алгансың?

–    Әйе, тәндә рухым ныгып китте сыман. Дусларыма да әйтеп караган идем “Хач мануга барыйк” дип, тыңламадылар. Белсәләр икән бу рәхәтлекне, һичшиксез килгән булырлар иде. 

Иордань бәкесеннән суны савытларга тутырып алып китүчеләр дә булды. Изгеләндерелгән су гаҗшеп савыктыру көченә ия диләр бит. Су озак саклана, аны файдалансаң. Рухың сафлана, тәнең савыга, көчең арта дип ышаналар.

Янәшәдә генә кайнар коймак, чәй тәгүдим иттеләр. Әле иорданьга чумулар өч көн дәвам итә.

Базарлы Матак буасын Хач мануга әзерләү җаваплылыгы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакиревка йөкләнгән иде. Ул бу эштә катнашкан һәр оешмага рәхмәтләрен җиткерде. Бигрәк тә район урман хуҗалыгына, Базарлы Матак башкарма комитеты егетләренә, коткаручыларга. 

–    Без биредәге иорданьны өч көн буе суга чумучылар өчен әзер тотачакбыз, – диде ул.

Бәйрәмгә каршы төндә һәм икенче көнне авыллардагы храмнарда, гыйбадәт йортларында Хач ману гыйбадәтләре үткәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев