Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан мобилизацияләнгән ике ир-ат хәрби күнекмәләр өйрәтүдә катнашалар

​​​​​​​Районыбыздан әлегә ике кеше, алар икесе дә офицерлар, Украинада барган махсус операциягә дип хәрби хезмәткә чакырылганнар иде.

 

     Егетләребез Казан янындагы танклар полигонында Татарстаннан һәм Башкортстаннан мобилизацияләнгән егетләргә хәрби күнекмәләр өйрәтүдә катнашалар.

    Узган атнада алар янында район башлыгы Александр Никошин булып кайтты. Ул  якташларыбызның хәрби хезмәтләре тормышы белән кызыксынды. Егетләребез хәрби тормышларыннан канәгатъ булуларын әйткәннәр. Александр Никошин аларга кесә телефоннары, беренчел кирәк-яраклар, азык-төлекләр тапшырды. Аларга Ватаныбыз алдында  изге бурычларны лаеклы үтәргә, сау-сәламәт, исән-имин туган районыбызга әйләнеп кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев