Кичә, 19 майда Казанда, Татарстан Матбугате көне уңаеннан, “Бәллүр каләм” конкурсына нәтиҗәләр ясалды. “Ел журналисты” номинациясендә катнашкан “Әлки хәбәрләре” редакторы Лилия Шәфикова номинат буларак тантанага чакырулы иде.
Әлеге номинациягә 300 журналист үзенең иҗат эшләрен тапшырган булган. Бу үзенә күрә “Бәллүр каләм” номинациясендә рекордлы кеше катнашу очрагы буларак та теркәлгән. Безнең Лилия Җәүдәт кызына “Бәллүр каләм” иясе булырга аз гына балл җитмәде. Хәер, шундый рекордлы сандагы катнашучылар арасыннан “Әлки хәбәрләре” газетасы журналистының финалга чыгуы - үзе зур җиңү булды.
Нет комментариев