Алпар почта бүлекчәсе районкага яздырыру планын үтәгәннәр
Иске Алпар почта бүлекчәсе матбугатка яздыру кампаниясенең һәр чорында да “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда алдынгылар исемлегендә килә.
Әлеге почта бүлекчәсе белән күп еллардан бирле бик уңышлы гына Гөллия Борһанова җитәкчелек итә. Гөллия: ““Әлки хәбәрләре” газетасына яздырганда, халык бик теләп ризалаша, бер кеше дә безнең тәкъдимне кире какмый”, – ди.
Гөллия Ильяз кызының бертуган абыйсы Илдус Шәһиев күп еллардан бирле Минзәлә район газетасында баш мөхәррир булып эшли. Шуңа да Гөллия редакция өчен газетаның тиражы ничек мөһим булуын яхшы аңлый.
Алдагы елның беренче яртыеллыгына Алпар почта бүлекчәсе (Татар Мулла авылы, Карамалы авыллары да аларга карый) 155 данә “районка” яздырырга тиеш булганнар һәм бу планны уңышлы гына үтәп тә куйганнар. Гөллия үзе исә:
– Карамалы һәм Алпардагы хат ташучылар Илнур Гаязов һәм Рәис Әхмәтшин газетага яздыру чорында зур тырышлык куялар, почтаны халыкка вакытында җиткерүдә дә намуслы эшлиләр”, –диде.
Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов та газетага язылу барышы белән даими кызыксына, кирәк булса, үз ярдәмен тәкъдим итә икән.
Без “Татмедиа” АҖ филиалы “Әлки хәбәрләре” редакциясе исеменнән Гөллия Борһановага, хезмәтен намус белән башкарган өчен, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
“Әлки хәбәрләре”нә әлегә 2349 кеше язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев