Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Рәшит һәм Минзифа Мөхәммәтшиннар бәйрәм мәҗлесендә катнашачак

Рәшит һәм Минзифа Мөхәммәтшиннар Республика көне уңаеннан оештырылучы бәйрәм мәҗлесендә катнашачак.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү үткәрү соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде. Әлеге чарада район һәм республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче иң күркәм, үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә. 

Район ЗАГС бүлегенннән хәбәр итүләренчә, бу тантанада бездән Рәшит һәм Минзифа Мөхәммәтшиннар гаиләсе катнашачак. Гомер буе үзебезнең Әлки төбәгендә халыкка хезмәт итүче, тату матур гаилә булып яшәп, тәртипле, булдыклы балалар үстерүче бу пар мондый мәртәбәгә бик лаек. Аларның гаилә стажлары 40 елдан артык. Рәшит Касыйм улы гомер буе төзелеш тармагында эшли, күп еллар инде ул “Строитель и К” җәмгыяте белән уңышлы җитәкчелек итә. Ә Минзифа Зәки кызы район кулланучылар җәмгыятендә макталып эшләп лаеклы ялга чыкты. Алар өч бала үстерделәр, инде оныклар сөяләр. 

Гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы сентябрь аенда үткәрелер дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев