Август аенда безне өстәмә яллар көтә
Августта Татарстан халкын өстәмә ике көн ял көтә.
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте алдагы ял көннәре турында хәбәр итте.
"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.
Корбан гаетен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. 2018 елда Корбан бәйрәме 21 августа башлана.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 21 һәм 30 август ял көннәре итеп санала. 20 һәм 29 август көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/avgustta-nich-k-n-st-m-yal-bula/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев