Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әхмәт авылында озак еллар район мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкарган Азат Шаһиевне искә алдылар

Авылыбызның сөекле улы, озак еллар район мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкарган, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган Азат Шаһиев истәлегенә багышланган искә алу кичәсенә килгәч тә, шул җыр юллары искә төште.

  Әйе, Азатны мәңгелек йортка озатырга туры килде, әмма ул үзеннән соң кешеләр күңелендә матур хатирәләр, якты истәлекләр генә калдырды.
Кичәне авылыбыз мәчете хәзрәте Ришат Сөләйманов мәрхүм рухына догалар укудан башлады. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, озак еллар бергә хезмәт иткән елларын искә төшереп, Азат турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты. 
– Азат искиткеч кеше иде! Аның җитәкче буларак бер генә хезмәткәргә тавыш күтәргәне, авыр сүз әйткәне булды микән?! Һәркем белән уртак тел табып, әдәпле, ягымлы итеп сөйләшә иде ул. Ә аның чисталыгы-пөхтәлеге турында аерым сөйләргә була! Бер карыйсың, ул итекләр кигән, кулына балта тоткан. Хезмәттәшләре белән бергә планга куелган себерке бәйләмнәрен әзерләү өчен урманга барырга җыенган икән. Ул да түгел, ап-ак күлмәген, чиста чалбар-костюмын кияргә өлгергән, галстугын таккан – үзенең төп эшенә керешкән! Әнисе аны ничек шундый өлгер һәм үз-үзенә дә, кешеләргә игътибарлы булырлык итеп тәрбияләде икән. Үз әниебез кебек якын күрәбез сезне, Разия апа, мең рәхмәт шундый ул үстергәнегез өчен, – диде ул Разия апаның иңнәреннән кочып. Аннары анага матур күлмәк, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте һәм: “Улыгыздан дип кабул итегез”, – дип  өстәде. 
 Азатның укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нурания Гыйләҗева мәктәп елларын искә алып: 
–    Азат тырыш, максатына ирешүчән малай иде, бик яхшы билгеләргә генә укыды. “Дүртле” алса да, аның өчен бик кайгыра, хафалана иде. Бер язма эшендә Азатның бер хатасы бар иде, мин аңа “дүртле” куйдым. Ул бер билгегә, бер миңа, бер иптәшләренә карады, үзен бик гаепле сизгәндәй уңайсызланды. Аның шул чактагы карашын һаман оныта алмыйм, ник кенә “бишле” куймадым икән ул вакытта дип һаман үкенәм, – ди Нурания апа. 
Сәхнәгә күңелле музыка астында ут уйнатып, җырлап-биеп Ринас Шиһапов килеп чыккач, халык аптырап та куйды бугай, бүген моңсу җырлар гына булырга тиеш түгел идеме соң?                                
– Аптырамагыз, авылдашларым, ни өчен болай сәхнәгә чыгуымның сәбәбен аңлатып үтәм хәзер. Мин моңлы, сагышлы җырлар җырласам, Азат абый: “Ринас, күңелле җырларыңны җырла әле, мин шундыйларны яратам”, – дия иде. Азат абыйның рухы шат булсын, ул теләгәнчә җырлыйм диеп, халыкны җырлатты да, биетте дә Ринас ул көнне. Кешеләрне гел шат-көләч күрергә теләгән шул Азат.
–     Минем дә Азат абый белән булган бер вакыйганы сезнең белән уртаклашасым килә,– дип сүзен башлады яңа гына “Сөмбелә" ансамбеле белән җыр башкарган Гөлфирә Нургалиева. – Бервакыт өемдә кечкенә генә ремонт эшләре килеп чыкты. Мин Азат абыйга телефоннан гына: “Мин Казанга киттем әле, бүген эшкә килә алмыйм”,– дип, гомеремдә бер тапкыр алдаштым. Ремонтка кирәкле әйберләр алырга дип, кибеткә киттем. Ишеген ачуым булды, каршымда Азат абый басып тора! Мин җир убылса җир астына төшәрдәй булып, оялып Азат абыйга карап каттым. Ул елмаеп:          
– Син кайда? – ди.                  
–     Казанда , – дим, комачтай кызарып. 
Ник бер сүз әйтсен,  әллә булды, әллә юк, ник бер тапкыр искә төшерсен ул вакыйганы Азат абый, –  дип,  җитәкчесенең искиткеч кешелекле, олы җанлы булуын искә алды Гөлфирә ханым. 
 Авылдашыбызны Зөлфия Вәлиуллина, Рәис Шиһапов та якты хатирәләр белән искә алдылар. Азатның бертуган сеңлесе Лилия Шиһапова абыйсы турында шулкадәр җылы истәлекләр белән уртаклашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде, эшләрендә, гаилә тормышларында уңышлар теләде. Кешелеклелеге, намуслы, гадел, тирән белемле булуы белән халык күңелен яулаган авылдашыбызның рухы шат булсын, истәлекләр дога булып барсын. Гөрләтеп яшәрдәй газиз улын югалткан Разия апага Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, бала югалту хәсрәтен беркемгә дә күрергә язмасын иде.
Зөбәйдә Низамиева, 
Әхмәт авылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев