Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш табиб Светлана Одушкина: " Әлки районы йогышлы чирләр бүлегендә 8 кеше дәвалана"

Татарстанда бер тәүлектә 4 меңгә якын кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 341 е – балалар. Бу янә бер антирекорд республика өчен.

  Ә Мәскәүдә соңгы тәүлекләрдә чирләүчеләр саны кимүгә таба бара.

Коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында баш табиб Светлана Одушкина: “Шәһәрләрдә авырулар саны артты икән, озак көттерми ул безгә дә килеп җитә. Шуңа да республика сәламәтлек саклау министрлыгы безгә ковидлы авырулар өчен өстәмә 10 урын ачарга күрсәтмә бирде”, диде. Әлегә исә бездәге хастаханәнең йогышлы чирләр бүлегендә 8 кеше дәвалана. Шуның икесе – балалар.

Соңгы вакытта полликлиникага чирләп килүчеләр бермә-бер арткан. Биредә  битлек режимын үтәү, антисептиклар белән кулларны эшкәртү һәм дистанция саклау режимы ныклы контрольгә куелган.

Баш табиб 12 яшьтән олырак балаларга вакцина кадау эше дә әйбәт бара, ди. Алар, ата-аналарның һәм балаларның язма рөхсәтен алып, мәктәпләргә барып прививка ясауны оештыралар.

Бу көннәрдә ике бригада Базарлы Матак мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучыларга прививка ясый. Бу уку йортларыннан ике дистәдән артык үсмергә вакцина кадатуны сорап гариза кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев