Быел район үзәгендә 12 мең дәнә петуний чәчәге утыртылды.
Халык, авылның Крайнов, Советская, Ленин, Муса Җәлил, Базарная, Солночная урамнарында, паркларда, скверларда, җәй әйләнәсе төрле төстәге чәчәкләр атып утырган петунийларга хозурлана.
Әлеге чәчәкләрне район үзәге коллективы тәрбияли. Район үзәгенә килгән кунаклар, урамнарыбызның елдан – ел матурая, ямьләнә баруына сокланалар.
Нет комментариев