Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның үз шугалагы булачак. ФОТО

Район мәдәният йорты янына кыш айларында шугалак итеп файдалану өчен заводта җитештерелгән тартма куелды.

Киләсе кышта биредә зур шугалак эшләп китәчәк. Шугалак мәйданына башта ком түшәлде, вак таш җәелде, аны асфальт белән капладылар. Шулай итеп, биредә тигез боз катламы катыру мөмкин булачак. Шугалак төрле яктан лампалар белән яктыртылачак. 
Алдагы елларда да мәдәният йорты янында шугалак катыра иделәр. Әмма аның тирәсен кар түшәп кенә ясадылар, бозы да тигез, шома булып чыкмый иде. Яңа шугалакта әлеге җитешсезлекләр бетерелә. Аның янәшәсендә киенү-чишенү бүлмәсе дә була. Ә җәй айларында бу мәйданда бадминтон кебек спорт төрләре буенча ярышлар, шулай ук төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелер, дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев