Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта буш йортта янгын чыга 

21 июньдә кичке сәгать дүртләр тирәсендә Базарлы Матакның Пролетарская урамында (Моклашевкада) буш йортта янгын чыга. 

 
Күршеләр уяу булып, вакытында хәбәр итә алганга һәм янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткәнгә, ут янәшәдәге корылмаларга таралмый. Янгынны сүндерәләр, берәүгә дә зыян килми. 
-    Беренчел фаразларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыга. Әлеге йортта күптәннән берәү дә яшәмәгән һәм башкарма комитет биргән мәгълүматларга караганда, йорт хуҗасыз дип саналган. Шуңа да бүгенге көндә янгын чыгуга ике төрле фараз бар. Янгын йә балалар йортка кереп, ут белән уйнау, йә берәр ваемсыз олы кеше тәмәке төпчеген ташлау сәбәпле чыккан, - ди 105нче янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос. 
Ничек кенә булмасын, ут иске йортны юк иткән. Авыл кешеләре хәбәр иткәнчә, кайчандыр йорты белән бергә әлеге җир кишәрлеген сатып алырга теләк белдерүче булган. Алар биредә яңа йорт салырга ниятләгән. Әмма ул вакытта хуҗалар кишәрлекне сатудан баш тарткан. Алар биредә туганнары йорт салыр дип өметләнгән. 
Кызганыч, әмма Базарлы Матак авылында торак салу өчен җир кишәрлекләренә зур ихтыяҗ булуга карамастан, буш йортлар мәсьәләсе әле һаман да хәл ителми. Моклашевкада булган фаҗига да шуңа мисал. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев