Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта “Өмет” мәчете янында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм оештырылды

​​​​​​​2 май көнне, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, Базарлы Матакта төзелеп килүче “Өмет” мәчете янында яшь гаиләләр, дәү әти-дәү әниләр һәм аларның оныклары өчен бик күркәм бәйрәм үткәрелде.

  Аны шушы мәчетне төзү белән шөгыльләнүче бертөркем мөселманнар оештырган.
Бәйрәмгә хәйран күп халык җыелган иде, җиңел машиналарның иге-чиге юк. Көн дә бик аяз, кояшлы, чын бәйрәм төсле булды. Килүчеләр арасында шәһәр кунаклары да шактый иде. 
Иң элек мәйдан түрендәге сәхнәдән чит илдә югары дини белем алучы Базарлы Матак егете Айдар Шәйдуллин Коръән укыды. Аннары ул бәйрәмгә килүчеләрне сәламләу өчен сүзне район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевка бирде. 
–Бүген бөтен Җир шары мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, гыйбадәтләребезне кабул итсен. Бар гомеребезне игелек кылып яшәргә насыйп әйләсен иде,–диде Ирек хәзрәт. 
Котлауларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кушылды. Ул шушы мөбарәк бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп болай диде:
– Яшь дин кардәшләребез безнең өчен бик матур бәйрәм үткәрергә булганнар. Балаларны кызыксындырырлык күңелле дә, мәгънәле дә чара бу. Рамазан аенда кылган эшләребез, үткәрелгән ифтарларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын иде. 
Бәйрәмгә килүчеләрне якташыбыз Рәмис Вафин, “Шәүкәт” мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов, “Мидхәт” мәчетеннән Солтангали Пурәев котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. 
Шуннан соң сәхнә балалар карамагына тапшырылды – Коръән сурәләре уку буенча ярыш игълан ителде. Сәхнәгә менеп аять-сурә укырга теләүче малай-кызлардан озын чират хасил булды. Аларның күбесе  сурәләрне бик матур итеп укыдылар. Айдар абыйлары “Сөбханалла!” дия-дия аларга бүләкләр бирде. Балаларның бу чыгышларын бәйрәмгә килүчеләр яратып тыңладылар. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмнең кечкенә кунаклары белән төрле уен-ярышлар оештырдылар. Сабыйлар уйнадылар, сикерделәр, чаптылар... Төрле биремнәр үтәгәндә тапкырлыкларын да күрсәттеләр. 
Кечкенәләр өчен батутлар да куелган иде. Алары  балаларга аеруча ошады бугай, шунда мәш килделәр сабыйлар. Теләгән кеше балаларына баллы мамык, күбекле кукуруз, башка тәм-том алып бирде. 
“Өмет” мәчете каршындагы мәйданда ике яклап озын табыннар корылган иде. Бәйрәмне алып баручылар кунакларны сый-нигъмәтләрдән авыз итәргә чакырдылар. Урыннар һәркемгә җитте. Бәйрәмне оештыручы егетләр аш өләшеп тордылар. Шулчак бөтен мәйданга тәмле пылау исе таралды. Таҗикча пылауны һәркемгә җитәрлек итеп, ике зур казанда пешергәннәр. 
Мин шушы бәйрәмне оештыручыларның берсе Радик Шәфигуллин белән сөйләштем. 
–Без мондый чараны беренче тапкыр гына уздырабыз әле. Аллага шөкер, халык күп җыелды. Бирегә бит мөселманнар гына түгел, рус, чуаш милләтеннән якташларыбыз да килгән. Балаларны шулай сөендерә алуыбызга чын йөрәктән шатланабыз. Сабыйлар дини бәйрәмнәребезне дә күреп үсеннәр өчен тырышырга иде безгә,–диде Радик әфәнде. 
Бәйрәм мәйданында без Казан аграр университеты профессоры, якташыбыз Эльмас Нуруллин белән очраштык.
–Бик тә күркәм бәйрәм оештырганнар яшьләр. Күреп торам, бу егетләрнең күбесе бездә укыган иделәр. Димәк, без аларга һөнәр генә түгел, дөрес тәрбия дә бирә алганбыз,–диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Теләгән һәркем төзелеп бетеп килүче мәчет бинасын карады, шунда куелган тартмага сәдакасын салды.  
Яшь мөселманнар тәүге тапкыр оештырган бәйрәм бик уңышлы булды дип уйлыйм. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләре шат, кәефләре күтәренке иде. Шундый чаралар алга таба да үткәрелсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев